2014 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, академик П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен тирәнтен химия өйрәнүче республиканың беренче лицей–интернатының Попечительлек Советы рәисе Равил Зарипов лицей–интернатның агымдагы мәсьәләләре турында һәм эшчәнлекнең перспектив юнәлешләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә эшендә лицей, Казан Милли тикшеренү технология университеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге катнашты.
Киңәшмә кысаларында 2013–2014 уку елы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре, республика предприятиеләре тарафыннан лицей–интернетка ярдәм итү мәсьәләләре һәм лицейның Попечительлек Советының эш планы буенча төп чаралар хакында фикер алышынды.
Быел август аенда лицей–интернатның чираттагы Попечительлек Советының утырышын үткәрү турында карар кылынды. Аның составында – республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органннары, Татарстан Республикасының нефть-газ-химия комплексының әйдәп баручы предприятиеләре һәм инновацион үзәкләр җитәкчелеге.
Исегезгә төшерәбез, академик П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен тирәнтен химия өйрәнүче республиканың беренче лицей–интернаты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2012 елның октябрендә Татарстан Республикасы икътисадый үсеш перспективаларын исәпкә алып, кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсендә биргән йөкләмәсе буенча ачылды. Үз эшен лицей 2013 елның сентябрендә башлап җибәрде. Лицей Зеленодольск районында Ореховка поселогында урнашкан.