Сәүдә хезмәткәре Көне белән!

2014 елның 25 июле, җомга

2014 елның 26 июле –  сәүдә хезмәткәре Көне!

Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәүдә хезмәткәрләрен котлады:

 “Хөрмәтле республиканың сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре, чын күңелдән сезнең һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Татарстан Хөкүмәте республика кулланучылар базарында тотрыклылыкны республика үсешенең мөһим социаль-икътисадый шарты итеп карый. Сәүдә һәм кулланучылар хезмәте өлкәсе үсеше республикада иң өстенлекле бурычларның берсе.

Сәүдә – республика икътисадының мөһим секторларының берсе буларак динамик үсеш ала. Бүген Татарстанда ваклап сату өлкәсендә 16 меңнән артык предприятие эшли. 2013 елда Татарстан Республикасында бу өлкәдән 710 млрд. сум керем кергән. Татарстан ваклап сату әйләнеше күләме буенча Идел буе федераль округының лидер төбәкләре исәбенә керә.

Республикада сәүдә предприятиеләре челтәре актив үсеш ала, аларның матди-техник базасы үсеш ала, товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты һәм ассортименты яхшыра, тармак предприятиеләренең эш формасы һәм ысуллары камилләшә, халыкка хезмәт күрсәтү культурасы күтәрелә.
Тармак ветераннарына Татарстан Республикасы кулланучылар базары үсешенә һәм һөнәр абруен күтәрүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле республика сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, республика кулланучылар базары үсешендә уңышлар юлдаш булсын.
Сезгә, сезнең туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим!”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International