2014 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышы узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының нефть–газ–химия комплексы предприятиеләре җитәкчелеге катнашты.
2015–2019 елларга Татарстанның нефть–газ–химия комплексын үстерү Программасын эшләү турындагы доклад белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.