2014 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Казанда «АКТО- 2014» халыкара күргәзмәсен һәм “Мин һаваны сайлыйм!” авиация бәйрәмен уздыру мәсьләләре буенча оештыру киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың авиа төзелеш предприятиеләре һәм укыту оешмалары җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклаганча, “Татарстанның киләчәген, аның үсешен авиация сәнәгатеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында җитәкчелек ярдәме белән авиа төзелеш өлкәсен үстерү мәсьәләләре системалы рәвештә хәл ителәләр”.
Равил Зарипов хәбәр итүенчә, 2014 елның 5–8 августында Казанда “Авиа космик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” («АКТО») 7 халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, «Россиянең авиация һәм ракета–космика сәнәгатендә фәнни уйлап табуларны гамәлгә ашыру процессында нәтиҗәле карарлар эзләү» халыкара фәнни–гамәли конференциясе узачак.
Күргәзмә үткәрүнең максаты – авиация һәм ракета–космик техниканы уйлап чыгару һәм җитештерү белән шөгыльләнгән оешмаларның һәм предприятиеләрнең фәнни, техник һәм технологик потенциалын үстерү, инновацион эшчәнлекне активизацияләү, эшче һәм инженер белгечлекләрне популярлаштыру.
5 августта халыкара күргәзмәне ачуда һәм халыкара фәнни–гамәли конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «ОАК» ААҖ Президенты М.А.Погосян, Россия регионнары һәм чит ил оешмалары һәм компанияләре вәкилләре, республиканың авиа төзелеш предприятиеләре һәм укыту учрежденияләре җитәкчелеге катнашачак.
2014 елның 9 августында “Туполев” ААҖ филиалы- С.П.Горбунов исем. КАЗ” аэродромы территориясендә “Мин һаваны сайлыйм!” ел саен үткәрелә торган авиация бәйрәме узачак. Авиация бәйрәмен үткәрү максаты– халык арасында авиацияне популярлаштыру, авиациягә балаларны һәм яшьләрне тарту, профессиональ –юнәлешле чаралар үткәрү.