2014 елның 25 июлендә Россиянең Хәрби–Диңгез флоты Көнен бәйрәм итү көнне, “А.М. Горький исем. Зеленодольск заводы”нда “Төньяк проект–конструкторлык бюросы” ААҖ (Санкт–Петербург шәһәре) проектлаштырган 22160 проектының патруль корабы сериясеннән икенче корабка тантаналы нигез салу чарасы узды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Зеленодольск муниципаль районы, “Ак Барс” холдинг компаниясе җитәкчелеге катнашты.
Исегезгә төшерәбез, “Василий Быков” исемле әлеге проектның баш корабына быел 26 февралендә нигез салынды. 22160 проектының заманча кораблары территориаль суларны саклауга, ябык һәм ачык диңгезләрдә икътисадый зоналарны патрульләштерү, контрабанда һәм пиратлык эшчәнлеген чикләү, диңгез хәләкәтләренә эләккәннәргә ярдәм күрсәтү һәм әйләнә–тирә мохитне экологик мониторингы өчен билгеләнгән.