Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов «ПОЗиС» ААҖ булды

2014 елның 29 июле, сишәмбе

2014  елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов «ПОЗиС» ААҖ булды («ПОЗиС» «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Техмаш» концернысына керә).

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе “2011–2020 елларга Россия Федерациясенең оборона сәнәгате комплексының үсеше” федераль максатчан программа кысаларында башкарылган эшләрнең торышы белән танышты. Программаның максаты – заманча, югары технологияле  махсус машина төзелеше Үзәген төзү.

Равил Зарипов компаниянең  суыткыч җитештерүен модернизацияләү эшчәнлеге белән танышты. Предприятие җитәкчелеге суыткыч техникасының яңа үрнәкләрен, инструменталь һәм машина төзелеше җитештерүенең яңа продукцияләрен күрсәтте.  Равил Зарипов шулай ук яңартылган тимерче цехын карады. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International