Көн тәртибендә – Татарстан Республикасы энергетикасы өчен кадрлар әзерләү

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

2014 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә узган киңәшмәдә “Казан дәүләт энергетика университеты”ның фәнни–мәгариф кластерының эшчәнлек мәсьәләләре каралды.

Әлеге кластер Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары белән 2011 елның апрелендә оештырылды.

Кластерга түбәндәге укыту учрежденияләре – Казан энергетика көллияте, Е.Н.Королев исем. Түбән Кама политехника көллияте, Зәйнең политехника көллияте,  Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы, “Энергетик” Идел буе региональ кадрлар әзерләү үзәге, һәм республиканың энергетика комплексы предприятиеләре дә керә - «Генерирующая компания» ААҖ,  «Сетевая компания» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Нижнекамская ТЭЦ» ҖЧҖ һәм башкалар). 

Киңәшмәдә Казан энергетика көллиятен үстерү программасын гамәлгә ашыру, Казан дәүләт энергетика университеты студентлары өчен тулай торак төзү, грантлар һәм бәйгеләр программаларында катнашу мәсьәләләре каралды. Хәзерге вакытка Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан 65 млн. сумлык грантлар алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International