2014 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худелайнен белән булган очрашуда катнашты. Очрашу барышында ике республика арасында сәүдә–икътисадый, фәнни–техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, ике республика арасында сәүдә–икътисадый элемтәләр электән бар иде. Шул исәптән, Татарстаннан Карелиягә «КАМАЗ» зур йөк автомобильләре, мазут, ягулык һәм башкалар, ә Карелиядән үз чиратында Татарстанга агач материаллары, төзелеш материаллары, шул исәптән вак таш, целлюлоза кертелә.
Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен Татарстанга визитлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, “Татарстан бик күп юнәлешләр буенча алга киткән, шуңа күрә моның буенча тәҗрибә уртаклашырга кирәк”.
Исегезгә төшерәбез, Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен җитәкчелегендәге Карелия Республикасы делегациясе визит белән Казанга килде. Делегация әгъзалары Казанда күп кенә индустриаль һәм сәнәгать мәйданчыклары, шул исәптән «Химград» технополисы, IT-парк югары технологияләр өлкәсендә технопаркы эшчәнлеге белән таныштылар, «КАИ-Лазер» сәнәгать лазер технологияләренең инжиниринг үзәген һәм башкаларны карадылар.