ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Премия «Яшь сәнәгатьчеләр клубы» тарафыннан гамәлгә куелган һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Премия алуга милекчеләр, җитәкчеләр, шулай ук сәнәгать предприятиеләренең баш инженерлары дәгъва белдергән. «Елның яшь сәнәгатьчесе» премиясенә гариза тапшыру кампаниясендә Россиянең 85 төбәгеннән 400 дән артык гариза катнашкан. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Россия сәнәгате икътисадның иң эре тармагы булып тора һәм илнең тулаем эчке продуктының гомуми дәрәҗәсенең 30% артык өлешен тәшкил итә. Киләчәк Россия икътисадын булдыруда яңа җитештерүчеләр булып яшь сәнәгатьчеләр кала. Үзенә кадәр эшләүчеләрнең традицияләренә һәм тәҗрибәсенә таянып, яшь сәнәгатьчеләр дөньяви базарларда Россиянең хәзерге йөзен формалаштыручы яңа буын предприятиеләрен тудыра.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, Премиядә җиңүчеләрне бүләкләү Екатеринбург шәһәрендә «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узачак, дип сөйләделәр. Бөтен Россиядән иң уңышлы яшь сәнәгатьчеләрне Клубның Химаячеләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров бүләкләячәк.

 Тантанага төбәкләрдәге барлык сәнәгать министрлыклары җитәкчеләре, шулай ук Россиянең иң яхшы сәнәгать предприятиеләренең 100 вәкиле чакырылачак. Лонг-бит һәм шорт-лист гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча Премия экспертлары тарафыннан формалаштырылачак.

+7 (900) 078-78-78 телефоны буенча Премиянең партнер сыйфатында катнашу мөмкинлеге турында фикер алышырга мөмкин.

Премия турындагы яңалыкларны  https://mprom.site/ Премия сайтында Клубның В контакте рәсми аккаунтында күзәтергә мөмкин.


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллы шәһәренә килде.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖнең автомобиль заводында булды, анда ул агымдагы вәзгыять белән танышты, заводның җитештерү мәйданчыкларын һәм конвейерны карады. Моннан тыш, Татарстан Президентына К4 һәм К5 йөк машиналары производствосын күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы мэры Наил Мәһдиев озата йөрделәр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ ихтыяҗлары өчен комплектларны җитештерү өчен импортны алыштыру кысаларында хезмәттәшлекне үстерү һәм материалларны үзләштерү темасына киңәшмә уздырды.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, санкцияләр шартларында күп кенә производстволар кыенлыклар кичерә. Бу, барыннан да элек, чит ил технологияләренә, җиһазларына һәм материалларына кагыла. «Безнең бурыч - стратегик әһәмияткә ия булган барлык предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«КАМАЗ» төркеме – илдә йөк автомобильләре җитештерүче иң эре компания, 2021 ел нәтиҗәләре буенча предприятие тарафыннан 44 меңгә якын йөк автомобиле чыгарылган. Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, экспортка 5,8 мең берәмлек техника җибәрелгән, ә Россия авыр йөк машиналары базарында КАМАЗ өлеше 44% тәшкил иткән.

«Без автомобильләргә ихтыяҗ зур булуын күрәбез, һәм алар кирәк», - диде ул.

Бүгенге киңәшмә барышында «КАМАЗ» төркеме производствосында кулланыла торган материалларны һәм компонентларны импортка алыштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Безгә предприятие яңа шартларда эшне дәвам итә алсын һәм алдан билгеләнгән планнарны үтәсен өчен барысын да эшләргә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнехановны.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Хайер Индастри РУС» ҖЧҖ көнкүреш техникасы заводында һәм әзер продукция складында булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы мэры Наил Мәһдиев озата йөрделәр.

Кунакларны «Хайер Индастри РУС» ҖЧҖнең суыткыч һәм суыту җиһазларын җитештерү буенча «акыллы заводы» төзелеше барышы белән таныштырдылар, шулай ук предприятиене үстерү буенча киләчәк адымнар турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук телевизорлар җитештерү конвейерының эше белән танышты.

«Хайер» корпорациясе индустриаль паркы территориясендә яңа производстволар булдыру буенча актив эш алып бара. Хәзерге вакытта «Мастер» КИПта суыткычлар заводы, индустриаль паркта кер юу машиналары заводы һәм телевизорлар заводы, шулай ук әзер эшләнмәләр склады эшли.

Карау барышында аңлатмаларны Россиядә Хайер бизнесын үстерү буенча директоры Людмила Романова бирде.

Хайерның барлык предприятиеләре ТОСЭР (алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе) президенты булып тора. Сәнәгатьне үстерү фонды һәм моношәһәрләрне үстерү фонды белән хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла («суыткыч җиһазларын җитештерү буенча акыллы завод» проекты).

Исегезгә төшерәбез, көннең беренче яртысында Рөстәм Миңнеханов Чаллыда "КАМАЗ" ГАҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы делегациясенең Үзбәкстан Республикасына эш сәфәре кысаларында ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Үзбәкстан территориясендә Россия компанияләре предприятиеләрен урнаштыру өчен яңа индустриаль мәйданчык ачу планлаштырыла.

Индустриаль паркның алга киткән инженерлык инфраструктурасы бар, мәйданчыкны өзлексез энергия белән тәэмин итү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Парк резидентларына ташламалы салым шартлары биреләчәк, инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк. Парк ирекле икътисадый зона режимында эшләячәк, бу резидентларга җиһазлар керткәндә мөлкәт, җир, су куллану һәм таможня түләүләрен түләүдән азат итү, шулай ук товарлар импортында өстәмә хак салымын түләү буенча кичектерү һәм башка өстенлекләр алу мөмкинлеген бирә. 

Индустриаль паркның җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы 31,2 гектар тәшкил итә, җитештерү биналарының мәйданы – 124,5 мең кв.м, склад биналарының мәйданы – 28,3 мең кв.м, административ биналарның мәйданы – 8,2 мең кв.м. Ике меңнән дә ким булмаган эш урыны булдыру планлаштырыла.  

Технопарк «Узбекский комбинат тугоплавких и жаропрочных металлов» АҖ заводы мәйданчыгында урнашкан. Хәзер монда ике корпус төзекләндерелә һәм яңа бина төзелә, объектларны тапшыру 2022 елның беренче кварталында планлаштырыла. 

2022 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2022 елның 15 февралендәге 465-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, «Химград» АҖ «Чирчик» химия индустриаль технопаркы дирекциясе» ҖЧҖ белән берлектә, «Чирчик» химия индустриаль технопаркы идарәче компаниясе» ҖЧҖнең уртак предприятиесе булдырылды. 

Татарстан Республикасы делегациясенең «Чирчик» индустриаль технопаркына булган сәфәре кысаларында алты ихтимал резидент һәм «Чирчик» химия индустриаль технопаркы идарәче компаниясе» ҖЧҖ уртак предприятиесе арасында инвестицияләр кертү турындагы килешүләрне имзалау планлаштырыла. Инвестицияләрнең планлаштырылган күләме 24,7 млн.доллар тәшкил итәргә тиеш, булдырыла торган эш урыннары саны – 204 кеше, еллык керем күләме – 211,5 млн.доллар, еллык салым түләүләре – 2,5 млн.доллар.

«Чирчик» технопаркының ихтимал резидентлары булып үзбәк һәм Татарстан предприятиеләре тора. Технопаркта урнашачак беренче компанияләр арасында – «Химград» технополисы резидентлары. Болар – «ВР-Пласт» ҖЧҖ («Үзбәкстан Республикасының Чирчик шәһәрендә термоэластопластлар җитештерү» проекты), «Бионоватик» ҖЧҖ («Үзбәкстан Республикасының Чирчик шәһәрендә авыл хуҗалыгы культураларын яклау һәм тукландыру микробиологик чараларын җитештерү» проекты) һәм «48 млн.данә күләмендә ортопедик анатомик продукция җитештерү» проекты белән «Натуральное здоровье» ҖЧҖ.


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә ул С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында - «Туполев» ҖАҖ филиалында булды һәм предприятие эше белән танышты.


18
март, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «НПП ТАСМА» ҖЧҖ, «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ, «КАМАЗ» ГАҖ предприятиеләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасының чит илләрдәге Тулы вәкаләтле вәкилләре һәм «Атлас Чейн» ҖЧҖ компаниясе вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Аның максаты – республиканың сәнәгать предприятиеләре өчен продукцияне читтән кертүдә уртак логистика чылбырларын эшләү. 

Очрашу ахырында яклар республика предприятиеләре белән берничә очрашу уздыру турында килештеләр. 

2022 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2021 ел өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү һәм белешмәнең тиешле үрнәген тутыру мәсьәләләре буенча инструктив киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләгәндә үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында һәм хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшырырга тиешле дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлегенә кертелгән дәүләт граждан хезмәткәрләре катнашты.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, кадрлар бүлегенең әйдәүче белгече В.Р.Хөснетдинова белешмә үрнәген тутыру буенча мәгълүмат җиткерде, белешмәләрне тутыру буенча методик киңәшләр каралды, аларны тутыру буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы ел экспортчысы» бәйгесе Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Бәйгенең максаты – чит илгә чыгару эшчәнлеген популярлаштыру һәм Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү. Бәйгенең төп бурычлары – чимал булмаган энергетиканы чит илгә чыгару өлкшсендә эшли торган иң уңышлы сәнәгать предприятиеләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, чит илгә чыгару проектлары белән нәтиҗәле идарә итү тәҗрибәсен тарату һәм халыкара сәүдә өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне алга этәрү.

Бәйгедә катнашу өчен документлар 21 марттан 28 мартка кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булмаган чит илгә чыгаручы сәнәгать предприятиеләре чакырыла.

Түбәндәге төп атама юнәлешләр билгеләнә:

- «Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы предприятие-чит илгә чыгаручы»;

- «Сәнәгать продукциясен чит илгә чыгару өлкәсендә ел казанышы».

Бәйге гаризасы түбәндәгеләрне үз эченә алырга тиеш:

- сәнәгать предприятиесенең тулы исеме (булса, чит телдәге атамасы күрсәтелә);

- төп дәүләт теркәве номеры/ шәхси тәңгәллек саны;

- җитәкче: ФИА, вазыйфа;

- почта адресы, телефон, электрон почта;

- элемтәгә керү өчен тиешле зат;

- кыскача белешмә мәгълүмат: эшчәнлекнең төп төре, төп базарлар, тарих, продукциянең уникальлеге, төп казанышлары;

- чит илгә чыгару эшчәнлеген башлау көне;

- тәэмин ителә торган чит илләр;

- сораулар белән тутырылган таблица (Кушымта).

Бәйге гаризасы сәнәгать предприятиесе җитәкчесе имзасы белән раслана, белешмәләрнең тулы һәм төгәл булуы өчен аның җаваплы булуы күрсәтелә.

Әзерләнгән бәйге гаризаларын электрон почта адресына җибәрүегез сорала: mpt.expo@tatar.ru.

Өстәмә мәгълүмат бүлегендә Бәйгеләр бүлегендә һәм әлеге телефоннар буенча: (843) 210 05 81, (843) 210 05 78.


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Система барлыкка китерүче предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү максатында, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан әйләнештәге акчаларны тулыландыруга субсидия механизмы эшләнгән. Тиешле карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

Система барлыкка китерүче оешмалар Россия банкларында 12 айга кадәр 10 млрд.сумга кадәр һәм затларның бер төркеменә 30 млрд.сум күләмендә ташламалы кредитлар ала алачак. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең аерым карарлары буенча чикләр арттырылырга мөмкин. Предприятиеләр өчен ташламалы кредит буенча ставка еллык 11% тәшкил итәчәк. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы банкларга кредит ставкасының 12% дәрәҗәсенә туры килә торган, алынмый калган табышларны компенсацияли ала.

«Система барлыкка китерүче оешмаларның әйләнештәге акчаларын ташламалы субсидияләү механизмы касса өзеклекләре барлыкка килүдән котылырга ярдәм итәчәк һәм Россия икътисады өчен төп предприятиеләрнең тотрыклылыгын арттырачак», - дип ассызыклаган Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 9 мартында Хөкүмәт тарафыннан 312 санлы «Россия Федерациясе территориясеннән читкә товарларның аерым төрләрен чыгаруга рөхсәт бирүнең вакытлыча нигездәге тәртибен кертү турында» карар кабул ителгән.

Карар Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган дәүләтләр, Абхазия Республикасы һәм Көньяк Осетия Республикасы территорияләрендә Россия Федерациясе территориясеннән читкә сәнәгать продукциясенең аерым төрләрен чыгаруның рөхсәт итү тәртибен билгели (кушымтада ТН ВЭД кодлары исемлеге бирелә).

Рөхсәт итү тәртибе турында таләп Россия территориясендә җитештерелгән һәм СТ-1 үрнәге буенча килеп чыгышы турында сертификаты булган товарларга кагылмый. Якын арада товарларның Россиядә килеп чыгышын расларга мөмкин булган документлар исемлеге киңәйтеләчәк.

Карар нигезендә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы рөхсәтләр бирү тәртибен әзерләгән.

Тәртип буенча, сәнәгать продукциясен чыгаруга рөхсәтләр Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының профильле департаментлары тарафыннан юридик зат яки шәхси эшкуар гаризасы нигезендә биреләчәк (документның тулы тексты кушымтада).

Шулай ук Тәртип билгеле бер товар төркемнәре, мәсәлән, авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм төзелеш-юл машина төзелеше, станоклар төзү һәм авыр машина төзелеше продукциясе һ.б. өчен өстәмә мәгълүматлар теркәүне дә күздә тота.

Гаризаларны һәм документларны Россия Федерациясе Сәнәгать министрлыгына тапшырырга кирәк.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына кергән барлык документлар керү көнендә теркәлә һәм 1 эш көне дәвамында карау өчен профильле департаментка тапшырыла.

Гаризаны тикшерү 5 эш көне эчендә башкарыла. Документлар тулы күләмдә һәм (яки) төгәл булмаган очракта, мәгълүматларны ачыклау өчен белдерү җибәрелә. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан Россия территориясендә сәнәгать продукциясенең чиктән тыш җитешсезлеге булу һәм (яки) ачыкланган җитешсезлекләрне вакытында бетермәү рөхсәт бирүдән баш тарту өчен нигез булып тора. Процедураны үтәгән очракта, профильле департамент гариза бирүчегә товарны читкә чыгаруга рөхсәт җибәрә.

ТН ВЭД кодлары исемлеге

Читкә чыгару өчен рөхсәт бирү тәртибе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International