POZIS лазер белән эретеп ябыштыруның инновацион аппаратын файдалануга тапшырды

2023 елның 21 июле, җомга

Ростех дәүләт корпорациясенең POZIS (Россия Машина төзүчеләр берлегенә керә) яңа буын лазер белән эретеп ябыштыру аппаратын файдалануга тапшырды. Ул төгәл үлчәмле югары сыйфатлы металл конструкцияләр алырга һәм технологик яктан катлаулы продукция җитештерүне шактый оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа аппаратның төп өстенлеге – эретеп ябыштыру төгәллеге, ул классик технология белән чагыштырганда 2-4 тапкыр югарырак. Аның ярдәмендә тимер, алюминий, титан эретмәләре, бакыр һәм башка металллардан детальләр эретеп ябыштырырга мөмкин. Шул ук вакытта металл конструкцияләрнең кырыйларын әзерләргә кирәкми, эш махсус присадкалар, брызглар һәм яндыруларсыз башкарыла.

«POZIS компаниясе адым саен модернизация һәм техник яңарыш программаларын тормышка ашыра, яңа технологик дәрәҗәгә чыга, җитештерү күләмен һәм продукциянең куллану сыйфатларын арттыра. Яңа җиһазлар хезмәт җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттырырга һәм эшләр башкару вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте «ПОЗиС» АҖ генераль директоры, Россия Машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Хәсәнов.

2020 ел башыннан «ПОЗиС» металлны буйга һәм аркылы кисү линиясен, ишек кою линиясен производствога керткән, табак бөгү үзәген эксплуатацияли башлаган. Шулай ук компания белгечләре тарафыннан эшләнгән көнкүреш һәм медицина билгеләнешендәге суыткычлар корпусы элементларын җитештерү буенча яңа автоматлаштырылган комплекс та эшен башлап җибәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International