«Мой экспорт» платформасы Әзербәйҗан территориясендә күргәзмәдә катнашуны оештырырга ярдәм итәчәк

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Бу хакта һәм Әзербәйҗан партнерлары белән бизнес алып бару үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан предприятиеләре өчен оештырылган очрашуда Россия Федерациясенең Әзербәйҗан Республикасындагы Сәүдә вәкиле Руслан Мирсәяпов сөйләде.

Татарстан эшкуарларының Россия Федерациясенең Әзербәйҗан Республикасындагы Сәүдә вәкиле Руслан Мирсәяпов белән очрашуы 18 июльдә видеоконференцэлемтә форматында узды. Чарада Татарстан Республикасының Әзербәйҗан Республикасындагы даими вәкиле Морад Гаделшин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Герман Лернер һәм Сергей Этус, 30лап сәнәгать предприятиесе һәм инфраструктура оешмалары вәкилләре катнашты.

Әзербәйҗан белән кооперацияне ныгыту Татарстанның тышкы икътисади эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. 2022 елда Татарстан Республикасы белән Әзербәйҗан Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга диярлек артты, дип билгеләп үттеләр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.

Руслан Мирсәяпов Татарстан Хөкүмәтенең актив эшен билгеләп үтте һәм Әзербәйҗан Республикасына экспорт өчен өстенлекле тармаклар һәм перспектив юнәлешләр турында сөйләде. Алар арасында - машина төзелеше, фармацевтика, азык-төлек сәнәгате, урман сәнәгате комплексы, төзелеш материаллары, цифрлы технологияләр.                       

«Әзербәйҗан белән эшләгәндә илнең БДБ керүен, әмма таможня берлегенә һәм ЕАЭС кермәвен аңларга кирәк. Илләр арасында ирекле сәүдә турында килешү гамәлдә, сертификатларны үзара тану турында килешү, димәк, Әзербәйҗанда сертификатны раслыйсы кала», – дип сөйләде очрашуда катнашучыларга Руслан Мирсәяпов.

Ул шулай ук терлекчелек продукциясенә кагылышлы азык-төлек иминлеге турындагы законның да үз көченә керүе хакында хәбәр итте. 2023 елның сентябреннән Әзербәйҗан азык-төлек куркынычсызлыгы институты инспекциясен үткәрмичә терлекчелек продукциясен китерү мөмкин булмаячак. Сәүдә вәкиле азык-төлек продукциясе өчен Әзербәйҗан телендә этикетка кирәклеген өстәде. 

Сәүдә вәкиле шулай ук үткәрелгән күргәзмәләр һәм «Мой экспорт» платформасы аша анда катнашуны компенсацияләү мөмкинлекләре, тышкы сәүдә килешүләре буенча исәп-хисаплар үткәрү, продукция җитештерүне локальләштерү үзенчәлекләре турында хәбәр итте. Аерым игътибар «Алят» ирекле икътисадый зонасы һәм сәнәгать парклары территориясендә эшчәнлек алып баруга, аларның белгечлегенә һәм бирелә торган преференцияләргә бирелде.

«Химград» АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин Россия компанияләренең җитештерүләрен Әзербәйҗан территориясендә локальләштерү өчен индустриаль парк булдыру турында сөйләде. Россия-Әзербәйҗан паркы Сумкает химия сәнәгать паркы территориясендә локальләштереләчәк.

Предприятие вәкилләре 2023 елның 26-28 июлендә Әзербәйҗан Республикасына бизнес-миссиядә катнашып, Әзербәйҗан Республикасында бизнес алып бару шартлары белән тулырак таныша алачак, Сумкает сәнәгать паркына һәм «Алят» ирекле икътисадый зонасына бара алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International