Татарстанда «Профессионаллар» чемпионаты ачылды

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

25 июльдә Казанда һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» төбәкара чемпионатының сайлап алу этабын ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасы 3 компетенция буенча сайлап алу этабы уза торган 25 төбәкнең берсе булып тора:

  • визуаль мерчендайзинг;
  • флористика;
  • флористика – юниорлар.

Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов чыгыш ясады.

«Чемпионатта катнашу – үз осталыгыңны һәм белгәннәреңне күрсәтү, хезмәттәшләрең белән тәҗрибә уртаклашу һәм тәҗрибәле экспертлардан кыйммәтле киңәшләр алу мөмкинлеге. Сез югары дәрәҗәдәге профессионализмны күрсәтәсез һәм кайбер компетенцияләр буенча әйдәп баручы белгечләр белән тигез дәрәҗәдә ярыша аласыз»,  – дип билгеләп үтте Родион Карпов.

Ул шулай ук Татарстанның да, бөтен Россиянең дә хезмәт базарының ихтыяҗлы һәм көндәшлеккә сәләтле профессионалларга ихтыяҗы зур булуын өстәде. Һәм мондый чемпионатлар үткәрү ярдәмендә без белгечләребезне республиканың төрле сәнәгать тармакларыннан килгән эре предприятиеләренә күрсәтә алабыз һәм шулай ук Татарстанда иң югары профессиональ дәрәҗәдә эшләргә әзер яшьләр барлыгын күрсәтә алабыз.

Сайлап алу этабы 17-28 июльдә Казанның уку йортлары базасында уза.

Һөнәри осталык буенча чемпионатта Россия Федерациясенең 15 субъектыннан 24 конкурсант һәм 30 эксперт, шул исәптән Татарстаннан катнашучылар һәм экспертлар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International