«Җитештерүчәнлек 360» форумында 1000 цифрлы хезмәткәр «эшкә урнашачак»

2023 елның 18 июле, сишәмбе

«Татарстан Республикасында бишенче ел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Елдан-ел Татарстан югары планка тота, илкүләм проект күрсәткечләре алдан үтәлә. Бүген илкүләм проектта Татарстанның 226 предприятиесе катнаша. Илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрнең 4 меңнән артык хезмәткәре сакчыл технологияләрне куллану коралларына өйрәтелгән. Илкүләм проект кысаларында «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумы үткәрелә, ул хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның актуаль мәсьәләләрен тикшерү өчен төп мәйданчык булып тора. Быел форумны Татарстан кабул итә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының йомгаклау рейтингында лидер булды. Чара 20-21 июльдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак. Катнашу өчен 1500гә якын гариза бирелгән инде», – дип белдерде «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов.

Форумның беренче көнендә «Сакчыл технологияләр – икътисадый тренд» темасына пленар утырыш, 12 панель сессиясе, ел йомгаклары буенча «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын тормышка ашыруда иң күренекле нәтиҗәләргә ирешкән предприятиеләрне һәм «Остазлыкның иң яхшы практикалары» конкурсының Бөтенроссия этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

Һәр сессиядә Россиянең әйдәп баручы идарәчеләре чикләүләр шартларында бизнесны үзгәртүгә нәтиҗә ясаячак һәм нинди чишелешләрнең аларны җиңәргә ярдәм итүе турында сөйләячәк. Казанда «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумында сессияләрнең төп темалары:

•Кешеләргә инвестицияләр: яңа чынбарлык компетенцияләре

•Сакчыл үсеш векторы: транспорт тармагының нәтиҗәле эшләве

•Россия предприятиеләрендә өзлексез яхшыртулар культурасы

•Санлы җитештерү технологияләре

•Машина төзелеше: хәзергесе һәм киләчәк

•Ватан металлургиясен үстерү драйверлары

•Иң яхшы остазлык практикасы

•Уңайлы мәктәп

•Азык-төлек куркынычсызлыгы. Үсеш нокталары

•Сәламәтлек саклау өлкәсендә сакчыл технологияләр

«СЕВЕРСТАЛЬ», «Росатом», «КАМАЗ», «АВТОВАЗ», «АВТОБАН» кебек әйдәп баручы Россия компанияләренең җитештерү системаларын үстерү буенча 70тән артык идарәчесе һәм эксперты яңа чынбарлык шартларында бизнесны саклау тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Моннан тыш, «Җитештерүчәнлек 360» форумының бер сессиясендә 1000 цифрлы хезмәткәр «эшкә урнаштырылачак». Цифрлы хезмәткәр – катлаулы һәм озын диалоглар алып бара алган телефон роботы. Ул кадрлар бүлеге функционалының бер өлешен автоматлаштырырга һәм кандидатлар белән беренчел интервью үткәрергә ярдәм итәчәк, компаниянең вакытын һәм ресурсларын саклап калачак.

Роботларны «Цифрлы җитештерүчәнлек технологияләре» сессиясендә катнашучылар алачак ( «Эффективность.рф платформасы операторы). Бу хакта  «Цифрлы җитештерүчәнлек технологияләре» АКО стратегия буенча директоры Иван Костин  хәбәр итте. Бүләк алу өчен форум кунакларына сессияне оештыручылардан qr-кодлы флаер алырга кирәк.

Форумның икенче көне катнашучыларның Кабан күле буендагы иртәнге йөгереше белән башланачак. Аннары катнашучылар өчен 5 предприятиегә экскурсияләр оештырылачак, алар илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында алынган нәтиҗәләрне күрсәтәчәк. Бу хакта «Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге» ДАУ директоры Марат Әхмәров  сөйләде.

Бу предприятиеләр: Данафлекс-Нано – төргәкләр җитештерүче, Нэфис-Косметикс – көнкүреш химиясе җитештерүче, ЛЕДЕЛ – яктырткычлар җитештерүчеләр, Здравмедтех-Поволжье – медицина һәм хирургия киемнәре җитештерүчеләр һәм Казметрострой – тоннельләр, метрополитеннар, күпер юллары һәм башка объектлар төзү һәм тоту белән шөгыльләнә.

Моннан тыш, алдан теркәлү буенча Татарстан Республикасы хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге базасында төзелгән җитештерү процесслары фабрикасында тренинг оештырылачак.

 https://forum-360.ru/ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International