Олег Коробченко «Җитештерүчәнлек 360» форумы турында: Бу белемнәр компанияләргә миллионнарга төшәр иде

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан предприятиеләре «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның биш елында дәүләт ярдәменең никадәр нәтиҗәле булуына инандылар. Бу турыда ММЧ вәкилләренә Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый дәүләт ярдәменнән республиканың 226 предприятиесе файдалана. 4 меңнән артык хезмәткәр сакчыл җитештерү коралларына өйрәтелгән инде.

«Бу вакыт эчендә без Татарстан Республикасы Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәген (ТКҮ) ныгыттык, ул тотрыклы рәвештә иң яхшы ТКҮ бишлегенә керә. Бу федераль компетенцияләр үзәге белән тәҗрибә уртаклашу хисабына да мөмкин булды, моның өчен без аеруча рәхмәтле», – дип сөйләде Олег Коробченко.

Ул шулай ук Татарстанга югары бәя биргәне өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгына да рәхмәт белдерде. «Илкүләм проектны тормышка ашыруда беренче урын алу һәм әлеге күләмле Форумны уздыру хокукы бик хөрмәтле», – дип ассызыклады министр.

Олег Коробченко бу илкүләм проектта Татарстанның лидерлык позицияләре – базардан тизрәк үсәргә омтылучы, дөнья дәрәҗәсендәге компанияләр белән лаеклы көндәшлек итүче республика предприятиеләренең казанышы дип ышана. Шул ук вакытта, илкүләм проектта катнашучылар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча чараларны туктатмыйлар.

«Җитештерүчәнлек 360» форумыннан соң илкүләм проектта катнашучыларның саны артыр, дип көтәбез. Чөнки ике көн эчендә предприятиеләр алачак мәгълүмат бик кыйммәтле. Базарда мондый белемнәр компанияләргә миллионнарга төшәр иде, ә илкүләм проект аларны бушлай алырга мөмкинлек бирә», — дип нәтиҗә ясады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International