20 июльдә Казанда «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумы старт алды. Аның ике көнлек эшендә Россиянең 64 төбәгеннән 500дән артык эре һәм урта компания җитәкчесе катнашачак. Форум РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Форумның беренче көнендә илкүләм проектның тармак экспертизасына игътибар юнәлтеп, 10 тематик сессия планлаштырылган. Алар арасында Россия машина төзелеше, транспорт һәм металлургия тармаклары, авыл хуҗалыгы, социаль һәм ИТ-өлкә үсеше перспективалары бар. 70тән артык идарәче бизнесны үстерү һәм җәелдерү, җитештерү күләмен арттыру, яңа базарларга чыгу өчен иң нәтиҗәле коралларны кертү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Белгечләр шулай ук һөнәри белем базарының актуаль тенденцияләре һәм аларны укытуга инвестицияләр компанияләргә өстәмә табыш китерсен өчен, хезмәткәрләрне ничек әзерләргә кирәклеге турында сөйләшәчәкләр.
Форумның эшлекле программасының төп вакыйгасы – «Сакчыл технологияләр – икътисадый тренд» пленар утырышы. Анда РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Морат Керефов, ФКҮ генераль директоры Николай Соломон, «АКРОН Холдинг» АҖ Директорлар советы әгъзасы Александр Кобенко, «КМКК» ЯАҖ генераль директоры Игорь Московцев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директорының үсеш буенча урынбасары – үсеш буенча директоры Ирек Гомәров катнашачак.
«ФКҮ 6 нчы ел Россия компанияләренә сакчыл җитештерү методикаларын һәм инструментларын кертү хисабына үсеш алырга ярдәм итә. Гади генә әйткәндә, без барлык нәтиҗәсез процессларны бетерәбез, җитештерү чыгымнарын киметәбез һәм өстәмә финанслауны җәлеп итмичә аның рентабельлеген арттырабыз», – дип сөйләде ФКҮ генераль директоры Николай Соломон.
Форумның икенче көнендә катнашучылар Татарстан Республикасының биш предприятиесендә: «Нәфис Косметикс» косметика һәм көнкүреш химиясе җитештерүчесендә, бер тапкыр кулланыла торган хирургия киемнәре җитештерә торган «Здравмедтех-Поволжье» фабрикасында, «Данафлекс-Нано» сыгылмалы төргәк һәм пленка җитештерүчесендә, «ЛЕДЕЛ» яктылык-техник җиһазлары җитештерү буенча Россиянең әйдәп баручы предприятиеләренең берсендә һәм «Казметрострой»да булачак.
Форумның барлык көннәрендә, 20 һәм 21 июльдә, «Экспо» зонасы эшләячәк, анда җитештерү, идарә һәм ИТ-консалтинг буенча ФКҮ хезмәтләре, шулай ук җитештерүчәнлек академиясе күрсәтеләчәк. Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм ФКҮ оештыра.