Бу хакта Казанда «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
РФ Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов пленар утырышта сәламләү белән видео мөрәҗәгатендә Татарстанны «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының лидер-регионы дип атады. «Коллегалар аны тормышка ашыруга комплекслы якын килә алдылар. Татарстанда алдынгы әзерлек һәм кайнау нокталары корпоратив үзәкләре булдырылган», — дип белдерде Белоусов.
Татарстанның казанышларын соңрак Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Морат Керефов билгеләп үтте һәм Алексей Песошинга «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты рейтингында Татарстанның җиңүе өчен бүләк тапшырды. «Бүген илкүләм проект – предприятиеләргә ярдәм итүнең тиз үсә торган экосистемасы. Ул инде илнең барлык төбәкләрен диярлек, 5 меңнән артык компанияне, 700 эшчәнлек төрен һәм 1,5 млн хезмәткәрне үз эченә ала. Алар эчке ресурслар, җитештерүне дөрес оештыру хисабына җитештерелгән продукциянең сыйфаты һәм саны ничек үсүен яхшы беләләр. Һәм аның белән бергә предприятиеләр табышы арту турында да. Татарстанның активлыгын аерым билгеләп үтәм. «Компетенцияләр үзәге ярдәмендә биредә төбәк һәм ил масштабында мөһим проектлар нәтиҗәле тормышка ашырыла, – диде ул, – Татарстанда проект эшләгән вакытта, әйтик, граждани авиация самолетлары өчен детальләр җитештерү вакыты 17 көннән 8 көнгә кадәр кыскартылды, автобуслар чыгару тизлеге 328 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр артты, светодиод яктырткычлар җитештерү вакыты дүрттән бер өлешкә кыскартылды. Төбәк компетенцияләр үзәге үзе бишенче ел рәттән Россия буенча биш лидер (барлыгы 61) арасына керә».
Федераль компетенцияләр үзәге генераль директоры Николай Соломон мәгълүматлары буенча, илкүләм проектта катнашучыларның гомуми кереме 11 трлн сумнан артып китә. «Бу безнең икътисадның мөһим өлеше. Сынау проектларын тәмамлаган беренче 2,3 мең компания Россиянең тулаем эчке продуктына 400 млрд сумга якын өстәмә өлеш кертә. Бу компанияләр үзләре өстәмә рәвештә 61 миллиардтан артык табыш җыйганнар, алга таба үсеш өчен яңа акчалар алганнар. Татарстан – сакчыл технологияләр кертү мәсьәләсендә танылган лидерларның берсе: республикада илкүләм проектны 600 млрд сумнан артык керем белән 200дән артык компания гамәлгә ашыра», – дип ассызыклады ул һәм илкүләм проектны гамәлгә ашыруны дәвам итү кирәклеген билгеләп үтте.
Алексей Песошин ассызыклаганча, республика һәрвакыт барлык тармакларда югары күрсәткечләргә омтыла. «Татарстан үсеш алган сәнәгать төбәге, шуңа күрә илкүләм проектта катнашучыларның яртысыннан артыгы – эшкәртү тармаклары предприятиеләре (64,2%). Илкүләм проектта катнашу да лаеклы нәтиҗә бирде. Дәүләт чыгымнары 637 млн сум булганда, без өстәмә кыйммәтне 21,3 млрд сумга арттыра алдык», – диде ул.
Моннан тыш, премьер-министр билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы предприятиеләре Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы заемнарыннан актив файдалана. Үз үсеше өчен алар 2 млрд сумнан артык акча алганнар. «Төбәкләр рейтингында беренче урын – озак вакытлы һәм тырыш эш нәтиҗәсе. Без илкүләм проектка кадәр үк предприятиеләребезнең нәтиҗәлелеген арттыру белән шөгыльләндек. 2012 елда ук без сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү буенча Татарстан программасын расладык. Ул берничә модификация узды һәм хәзерге вакытка кадәр илкүләм проект чаралары белән параллель рәвештә эшли. Бездә ниндидер фора бар иде дип әйтергә була. Безгә тизлекне арттыру өчен вакыт кирәк түгел иде, без хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә зур тәҗрибәбезне кулландык, һәм бу безгә лидер булырга мөмкинлек бирде. Әгәр кагыйдәләр үзгәрмәсә, без киләсе форумны да кабул итәргә әзер!» – дип белдерде Алексей Песошин.
Форум кысаларында бизнес-берләшмә вәкилләре катнашында 10 тематик сессия узды. Моннан тыш, Казан вертолет заводы «Яшьләрнең һөнәри үсешендә остазлык» номинациясендә «Иң яхшы остазлык практикасы-2022» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Аны РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Морат Керефов тапшырды. Конкурс беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында узды.
Конкурста илнең 64 төбәгеннән барлыгы 295 оешма катнашкан. Конкурсантлар көллиятләрдән һәм югары уку йортларыннан булачак хезмәткәрләрне җәлеп итү системаларын, аларны предприятие эшенә чумдыру ысулларын, яңа хезмәткәрләр һәм зур стажлы белгечләр арасында тәҗрибә алмашу системаларын тәкъдим иткән.
Бүләкләү форумның тематик сессиясе барышында узды. «Газпромнефть», «Алросы», «Күнекмәләрне һәм һөнәрләрне үстерү агентлыгы», «Росатом», VK вәкилләре остазлык институтын үстерү турында фикер алыштылар.
Иртәгә форумда катнашучыларны мастер-класслар һәм «Нэфис Косметикс», «Здравмедтех-Поволжье», «Данафлекс-Нано», «Ледел», «Казметрострой» – 5 үрнәк предприятиегә бару көтә.