Татарстан предприятиеләренә Үзбәкстан базарының перспективалы урыннары турында сөйләделәр

2023 елның 25 июле, сишәмбе

25 июльдә республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Татарстан эшкуарларының Үзбәкстан Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Константин Злыгостев һәм аның урынбасары Игорь Камынин белән онлайн-очрашуы булды. Очрашу «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» форматында узды.  Чарада Татарстанның 40тан артык компаниясе катнашты.

Очрашуда Россия Үзбәкстанда ачылган уртак предприятиеләр саны буенча I урында тора дип билгеләп үттеләр. Алар 3 меңнән артык.

Үзбәкстан белән хезмәттәшлек турында сөйләгәндә Игорь Камынин республика базарының 6 перспективалы өлкәсен билгеләде:

  • энергетика һәм ток җиһазлары;
  • машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен җиһазлар;
  • азык-төлек продукциясе;
  • төзелеш тармагы өчен төзелеш материаллары һәм кораллар;
  • медицина продуктлары һәм дарулар;
  • куллану товарлары.

«Хәзерге вакытта Үзбәкстанда 20дән артык ирекле икътисадый зона эшли. АЭЗда катнашучылар өчен кертелгән инвестицияләр күләменә бәйле рәвештә 3 елдан 10 елга кадәр салым, таможня һәм башка төр ташламалар каралган, диде РФнең Үзбәкстандагы сәүдә вәкиле урынбасары. Хәзер Үзбәкстан базарына үтеп керүнең нәтиҗәле коралы булып төбәк җитештерүчеләренең шоу-румнары тора.

Шулай ук Россиянең Үзбәкстандагы Сәүдә вәкиллеге Үзбәкстанда уздырылган күргәзмә-ярминкә вакыйгаларында Россия экспортерларын актив катнашырга чакыра. Ел саен республика территориясендә 30дан артык шундый чара оештырыла.

«Киләсе елда да KazanForum халыкара икътисадый форумын уздыру кысаларында «Россия-Үзбәкстан» түгәрәк өстәле узачагын һәм хәзер үк модератор, яки спикер булу теләген белдерергә әзер, Казанга бик теләп киләчәкмен, аны бик яратам», – диде Үзбәкстанда РФ сәүдә вәкиле Константин Злыгостев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International