4 августта »Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта ел саен уза торган «Мин күкне сайлыйм» бәйрәме булачак.
Быел биредә «Һөнәри юнәлеш аллеясы» оештырылачак, анда КАИ, Казан авиация-техник көллияте, Танк училищесы, Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы, И.Б.Тихомиров исемендәге Казан Гипронииавиапромы, «Электроприбор», КМПО, КОМЗ, Кызыклы фән һәм техника йорты, «Элекон», Эникс», «Тулпар» һәм башкалар катнашачак.
Объектив сәбәпләр аркасында быел традицион авиашоу уздырылмаячак. Шул ук вакытта тамашачыларны легендар «Любэ» төркеме концерты һәм Татарстан артистлары чыгышлары көтә. Республика йолдызлары арасында «Казан егетләре» төркеме, «Наше время - Безнең Заман» фестивалендә җиңүчеләр һәм лауреатлар - республика предприятиеләре коллективлары, шулай ук «Созвездие - Йолдызлык» фестивале һәм башка конкурслар лауреатлары бар.
Чара авиацияне популярлаштыруга һәм яшьләрне тармакка җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бәйрәм ватан граждан авиациясенә нигез салынуга 100 ел һәм Россия ДОСААФ Татарстан Үзәк аэроклубына нигез салынуга 90 ел тулуга бәйле.
Чараны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра. Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана, 22:00 сәгатьтә тәмамлана.