ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов Хакасия Республикасының Даими вәкиле – Хакасия Республикасы Башлыгы урынбасары – Хакасия Республикасы Хөкүмәте рәисе Юлия Исмәгыйлова җитәкчелегендәге Хакасия делегациясе белән очрашты.


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Камаз» компаниясе 2027 елга кадәр электр энергиясе ярдәмендә йөри торган автомобильләрнең тулы модельләр рәтен эшләргә планлаштыра, дип хәбәр итте компаниянең матбугат хезмәте.

 «Россия компаниясендә 2027 елга кадәр «Камаз» электр энергиясе белән эшли торган автомобильләрнең тулы модельләр рәтен эшләргә планлаштыралар. Россиядә электротранспортны үстерү концепциясеннән күренгәнчә, «Камаз» 2030 елга базарның бу инновацион сегментының 30% кадәрге өлешен алырга ниятли», - диелә анда.

 Компаниядә билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта Россиядә компонент базасын җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итү вариантлары карала. «Камаз» аккумулятор батареялары буенча «Рэнера» компаниясе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карый.

 «Камаз» – Россиядә йөк автомобильләрен җитештерүче, дөньяның әйдәп баручы егерме җитештерүчесе арасында. Компания йөк автомобильләре, трейлерлар, автобуслар, двигательләр һәм көч агрегатлары чыгара. 


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

СИБУРның Түбән Кама предприятиесе полиалкиленгликольнең (ПАГ) сынау-сәнәгать партиясен, сәнәгать җиһазлары өчен махсус синтетик май чыгарган. Элегрәк Россиядә ПАГ-май җитештерелмәгән, әмма сәнәгатьнең төрле тармакларында майлау материалы һәм җылылык китерүче буларак кулланылган.   


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм министр урынбасары Иван Колчин составындагы Татарстан Республикасы рәсми делегациясе эш визиты белән «Русатом – Аддитив технологияләр» технологик үзәгендә («РусАТ» ҖЧҖ, Росатомның «ТВЭЛ» ягулык компаниясенә керә) булды. 


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан вице-премьеры - Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика Дәүләт Советына еллык юлламасы буенча аңлатма биреп узды.


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов 18 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган Оештыру комитеты утырышында белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

 

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстан предприятиеләре тарафыннан алынган икътисадый нәтиҗә 2,2 млрд.сум тәшкил итте һәм кертелгән бюджет акчалары күләмен биштән артык тапкырга күбәйтте», – дип хәбәр итте 18 октябрьдә узган брифингта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов.


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

17 октябрьдә РФ ФҖ Федерация Советында узган парламент тыңлауларында Татарстанның вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сәнәгатьне үстерү өчен кайбер федераль программаларны эшләргә тәкъдим итте. Тыңлаулар Россия сәнәгатенең гражданлык тармакларында мөһим продукцияне, хезмәт күрсәтүләрне һәм технологияләрне импортлауны алмаштыруга ярдәм итүгә багышланган иде. 


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген «Россия энергетика атналыгы-2022» халыкара форумы кысаларында «Газпром» ГАҖ идарә рәисе Алексей Миллер һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 ел азагына кадәр төбәкне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру үсеше программасын имзаладылар. Документ республика тарафыннан беренче тапкыр төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International