Бүген «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнаша. Форум Мәскәүдә уза («Манеж» ҮКЗ).
Түгәрәк өстәлләр, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү планлаштырылган, шулай ук «Яңа чакырулар – яңа мөмкинлекләр. Дөньяның нефть һәм газ базарын нәрсә көтә?» дигән пленар утырыш та булачак, анда Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясаячак.
Пленар утырыш башланганчы берничә килешүгә имза салынды, алар арасында «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турындагы килешү дә бар иде. Документка «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев һәм Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов кул куйды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Иртән ул «Туполев» ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышында катнашты, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Предприятиенең агымдагы эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Директорлар советы әгъзалары киләчәккә эш планын да билгеләделәр. Башка актуаль мәсьәләләр турында да фикер алышынды.
Шулай ук Олег Коробченко «Россия энергетика атналыгы-2022» халыкара форумында да булачак, ул бүген Мәскәүдә үз эшен башлап җибәрде.
10 октябрьдә Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Ташкент өлкәсендә «Химград» технополисы белән хезмәттәшлектә оештырылган «Чирчик» химия-индустриаль технопаркында булды.
Визит Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Үзбәкстан Республикасына булган визиты кысаларында узды. Делегация составына Татарстаннан 15 компания вәкилләре, шулай ук югары уку йортлары ректорлары керде.
Моннан тыш, Олег Коробченко Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы сәүдә вәкиле Константин Злыгостев белән очрашты һәм берничә сөйләшү үткәрде.
Вице-премьер очрашу барышында делегациянең машина төзелеше һәм авиатөзелеш кластерына карата кызыксынуы барлыгын билгеләп үтте.
Үзбәкстан ягы, үз чиратында, машина төзелеше һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә үзара сәүдәдә мәнфәгатьле булуын белдерде.
«Традицион партнерларыбыз, аеруча Үзбәкстан белән кооперацияне ныгыту Татарстанның тышкы икътисадый эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора, – диде Олег Коробченко.– 2021 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 200 млн.доллар тәшкил итте. Ышанам ки, монда киләчәктә дә үсеш потенциалы зур һәм безнең республика моның белән кызыксына».
Бүген Джизак шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов катнашында КФУ филиалы ачылды.
Татарстан Хөкүмәте һәм «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ Свияжск мультимодаль логистика үзәге территориясендә сыекландырылган табигый газ җитештерү-бункер комплексын төзү проектын гамәлгә ашыруны күздә тоткан килешү төзеделәр. Килешү II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында имзаланды.
Документка Татарстан премьер-министры Алексей Песошин һәм «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе кул куйды.
Химия-технология комплексы һәм биоинженерлык технологияләре департаменты директоры Михаил Юрин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы делегациясе Түбән Камада KAMA TYRES предприятиеләрендә булды.
Министрлык вәкилләре компаниянең шин заводларының җитештерү мәйданчыкларын, шулай ук конкурентлыкка сәләтле һәм перспективалы яңа продукция эшләп чыгарыла торган «Кама» фәнни-техник үзәген карап чыктылар.
Экскурсия йомгаклары буенча департамент җитәкчесе предприятиеләрнең тарихи мирасын югары дәрәҗәдә технологик һәм җитештерү культуралары белән бергә саклауны билгеләп үтте, бу компания үсешенең һәм нәтиҗәлелегенең күрсәткече булып тора.
Михаил Юрин сүзләренчә, базарда бөтен бер урынны бушаткан хәл Россия предприятиеләре өчен конкурентлык мөмкинлекләрен бирә, алардан файдаланырга кирәк.
Бу мәсьәләләр, шулай ук компаниянең һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында «Татшина» ҖЧҖ генераль директоры Гүзәл Хәбетдинова һәм KAMA TYRES җитәкчеләре катнашында фикер алыштылар.
Искәртеп узабыз, 2022 елның беренче яртыеллыгында KAMA TYRES предприятиеләре 6,6 млн.данә шин җитештергән, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8% ка артык. Моннан тыш, алты ай эчендә җитештерүдә продукциянең 10 типик үлчәме үзләштерелгән. 2022 елда барлыгы 13 йөк һәм 29 җиңел машина шиннары буенча 42 төрле шин үлчәме сериясен башлап җибәрү планлаштырыла, шул исәптән җидесе квадроцикллар өчен Kama QUADRO ATM ATM ATV шин линиясеннән булачак.
«Ел инженеры-2022» республика конкурсы Татарстанның иң яхшы инженер кадрларын ачыклаячак, алар ярдәмендә импортны алыштыру һәм илнең технологик бәйсезлеге мәсьәләләрен хәл итәргә туры киләчәк.
Бәйгенең шартлары, бурычлары һәм катнашучыларны бүләкләү турында тулырак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов сөйләде.
«Санкцияләр басым ясаган шартларда илебез технологияләрен үстерергә, җитештерү өчен IT-чишелешләр булдырырга кирәк. Алга китешле юнәлешләр сәнәгать индустриясе компанияләренең белем бирү, фәнни оешмалар белән берләштерүне, ике як өчен дә отышлы кооперация чылбырын булдыру, импортны алыштыру мәсьәләләрен хәл итү, югары квалификацияле кадрлар әзерләүне таләп итә. «Ел инженеры» республика конкурсы да бу бурычларны үтәүгә багышланган. Агымдагы кыенлыкларга карамастан, аны өченче мәртәбә уздырырга карар кылынды», – диде ул.
Предприятиеләрдә кыйммәтле призлардан, индивидуаль бүләкләрдән тыш, җиңүчеләрне стажировка да көтә. Әйтик, узган бәйгеләр нәтиҗәләре буенча иң яхшылар «Сколково» инновацион үзәгендә белем алган.
«Берничә җиңүче баш инженер, директор буларак карьера ясады. Ә аларның конкурс проектларының яртысыннан артыгы эшкә җигелде инде», – диде министр урынбасары.
«Ел инженеры-2022» өчен гаризалар 17 октябрьгә кадәр Инженеррт.рф сайтында кабул ителә: https://xn--e1aabhzcwas.xn--p1ai/.
Машина төзүче көнендә Чаллыда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, К(И)ФУ һәм «КАМАЗ» ГАҖ арасында өч яклы килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Ленар Сафин һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин имза салды.
Килешү якларның инженерлык әзерлегенең яңа төрен булдыруда партнерлыкка, дөньякүләм актуальлеккә һәм Россия технологик үсешенең өстенлекле өлкәләрендә әһәмияткә ия булган бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән алдынгы эшләнмәләрне һәм тикшеренүләрне тормышка ашыруга кагыла.
Машина төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм концертында Татарстан Республикасы Президенты, мактаулы кунак – Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры Олег Коробченко республиканың машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
«Агымдагы елда илебез сәнәгате тышкы сәүдәдә чикләүләр, логистика чылбырларын бозу, көнбатыш технологияләреннән һәм кредит ресурсларыннан файдалана алу мөмкинлеген ябу кебек проблемалар белән очрашты. Әмма команда эше нәтиҗәсендә, хәтта санкцияләр басымы шартларында да, безнең машина төзүчеләр куелган бурычларны лаеклы хәл итәләр; яңа эшләнмәләр кертәләр; югары технологияле продукцияне үзләштерәләр. Нәтиҗәдә, 8 ай нәтиҗәләре буенча, машина төзелешендә сәнәгать производствосы индексы 103% тәшкил итте, төяп җибәрелгән продукция күләме 500 млрд.сумнан артып китте», – диде бәйрәм уңаеннан узган тантаналы чарада Татарстан Президенты.
Ул шулай ук республикада 3,5 меңгә якын машина төзелеше предприятиесе эшләвен, аларда 138 мең кеше хезмәт куя, дип тә өстәде.
«Махсус хәрби операция безнең предприятиеләр алдына яңа таләпләр куя. Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан оборона-сәнәгать комплексы алдына кыска вакыт эчендә заманча корал һәм техникасы булган гаскәрләр китертү дәрәҗәсен арттыру бурычы куелды. Бүген оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре бу мөһим бурычка җәлеп ителгән һәм дәүләтебезнең иминлеген тәэмин итүгә үз өлешен кертә. Шул ук вакытта бездә резервлар кала. Булган куәтләрне тулысынча йөкләргә, тиешле сыйфатлы продукция күләмен арттырырга кирәк. Барлык хакимият органнары һәм оешмалар оборона заказын үтәүдә катнашкан предприятиеләргә максималь рәвештә ярдәм күрсәтергә тиеш», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, технологик суверенитетны тәэмин итү кысаларында импортны алмаштыру эшен көчәйтү мөһим. Бу мәсьәләдә лидер булып КАМАЗ тора, шундый ук бурычлар Казан вертолет заводы, Казан авиатөзелеш заводы, Горький исемендәге завод, Вакууммаш һәм башка бизнес алдында да тора.
Тантаналы чарада иң борынгы хезмәт династияләре, ветераннар аталды һәм машина төзелеше тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Ике көн – 30 сентябрьдә һәм 1 октябрьдә – Әлмәт шәһәрендә җитди иҗади ярышлар барды. Бу көннәрдә шәһәр «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона этабын кабул итте. Казан шәһәрендәге суперфиналга иң яхшылар чакырылды.
Фестивальнең беренче зона этабына «Нефтьче» мәдәният сараенда республиканың 16 районыннан 300ләп катнашучы җыелды. Бу турга барлыгы 54 предприятие һәм оешмадан заявка килгән. Команда зачетында 9 җыелма команда катнашты. Беренче көнне, 30 сентябрьдә, катнашучылар «Музыкаль юнәлеш» һәм «Бию юнәлеше» номинацияләрендә номерлар тәкъдим иттеләр. Икенче көнне «Дан минуты» номинациясендә чыгышлар күрсәтелде, шулай ук гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов катнашты. Родион Карпов «Безнең заман»ны уникаль күренеш дип атады. «Теләсә кайсы предприятие хезмәткәре, әгәр иҗади башлангычы булмаса, яңалык булдыра алмый, бары тик механик хезмәт белән генә шөгыльләнә ала. Безнең талантлы яшьләребезгә хас булган иҗат производствода да, фестиваль сәхнәсендә шәхси сәләтләрне тормышка ашыру өчен кирәк. Биредә иң яхшылар җыелган – Әлмәткә республиканың 16 муниципаль районыннан катнашучылар килде. Ә иң-иңнәре Казанга суперфиналга барачак», – дип хәбәр итте ул.
Барлык конкурслар нәтиҗәсендә гомумкоманда зачетында 1 нче урынны берьюлы биш команда бүлде: «Транснефть-Прикамье» АҖ, «РИМЕРА-АЛНАС» ҖЧҖ, Берләштерелгән металлургия компаниясе – «Выксун металлургия заводы» акционерлык җәмгыяте филиалы (Әлмәт шәһәре), «Чистай РҮХ» ДАССУ һәм «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы. Жюри икенче урынны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Нежность» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең Аксубай командасына бирде. Өченче урынны «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясе һәм Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе командалары алды. Моннан тыш, өч номинациядә аерым башкаручылар зона этабы призерлары булдылар.
Зона этабын үткәрү көннәрендә Әлмәт шәһәрендә «түгәрәк» өстәлләр һәм мастер-класслар үткәрелде, аларны жюри әгъзалары үткәрде. Киләсе зона финалын Түбән Кама шәһәре 7-8 октябрьдә Халык иҗаты йортында кабул итәчәк.
Төркиядән автомобильләр өчен запас өлешләр, мебель, косметика, буяулар өчен чимал һәм башкаларны җитештерүчеләр Татарстанга килделәр.
«Төркия-Татарстан» бизнес-форумында аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сәламләде.
«Татарстанның Төркия белән тышкы сәүдә әйләнеше 2021 елда 564 млн доллар тәшкил итте. Бу 7 ел эчендә Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләрендә рекордлы күрсәткеч. Һәм ул хезмәттәшлекне үстерү потенциалы турында сөйли, – диде ул. – Төркиядәге коллегалар белән КАМАЗ, «Татнефть» һәм Татарстанның башка предприятиеләре эшли.
Төрек резидентлары «Мастер» КИП, «Алабуга» МИЗ проектларын уңышлы гамәлгә ашыралар, анда әзер сәнәгать, инженерлык, транспорт, таможня инфраструктурасы һәм салым ташламалары бирелә».
Олег Коробченко ассызыклаганча, дөнья икътисадындагы проблемалар Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен чираттагы мөмкинлекне бирә.
Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов «Ел инженеры» конкурсының оештыру комитеты утырышында белдерде.
«Конкурсның уникальлеге шунда ки, ул югары профессионал буларак оешкан һәм бу өлкәдә үзләрен гамәлгә ашырырга әзер кешеләргә адреслана», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.
«Ел инженеры» конкурсы уңай позицияне үстерүгә һәм массакүләм аңда инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, шулай ук төбәк икътисадының төп тармакларындагы төп предприятиеләрне квалификацияле сәнәгый-җитештерү һәм инженер-техник персонал белән тәэмин итүгә зур өлеш кертергә тиеш.
Конкурста инженер белгечлеге алучы югары уку йортлары студентлары да, Татарстан Республикасы предприятиеләренең гамәлдәге/эшләүче инженерлары да (җитештерү процессларын, линияләрне үстерүгә өлеш кертүче инженер-конструкторлар, инженер-җитештерүчеләр һ.б.) өч категория буенча катнаша ала:
«Киләчәк инженерлар» - инженерлык белгечлеге студентлары;
«Яшьлек, уңыш, перспектива» – 35 яшькә кадәрге гамәлдәге инженерлар;
«Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» – 35 яшьтән узган гамәлдәге инженерлар.
Гаризалар 2022 елның 17 октябренә кадәр кабул ителә.
Конкурс 2 этапта үткәрелә: читтән торып һәм турыдан-туры. Беренче этап кысаларында гариза бирү кампаниясен үткәрү һәм турыдан-туры этапта катнашу өчен гаризалар сайлап алу буенча эксперт конкурс комиссиясе эше планлаштырыла. Икенчесе ике көнлек күчмә семинар булачак, анда мастер-класслар, тренинглар уздыру, республика җитәкчелеге белән очрашу һәм эшләрне яклау каралган.
Конкурс номинацияләре республика икътисадының әйдәп баручы тармакларына туры килә:
Машина төзелеше (авиатөзелеш, суднолар төзелеше, приборлар төзү һ.б.);
Радиоэлектроника, элемтә, оптика;
Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр;
Нефть сәнәгате;
Газ сәнәгате;
Энергетика;
Җиңел, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате;
Медицина сәнәгате;
Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате;
Төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате;
Транспорт, юл хуҗалыгы;
Авыл хуҗалыгы.
Гаризалар 2022 елның 17 октябренә кадәр кабул ителә.