ТР Хөкүмәте Йортында 3D-басма һәм калдыкларны югары температурада утильләштерү үзәге проектларын тәкъдир иттеләр

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

23 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  җитәкчелегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

Катнашучыларга берничә инновацион проект тәкъдим ителде. Әйтик, «Лазерные Системы» компаниясе Татарстанда 3D басма хезмәтләрен үстерү өчен Аддитив технологияләр үзәген ачарга тәкъдим итә. Компаниядә авиакосмос сәнәгатендә, машина төзелешендә һәм энергетикада кирәкле металл буенча SLM-басу технологияләре үзләштерелгән.

Моннан тыш, «Лазерные системы» 3D-принтерлар җитештерүне уйлап тапкан һәм сериягә чыгарган. Алар басманың үлчәмнәре белән аерыла. Быел тагын 20 принтер җитештерү планлаштырыла. Ел ахырына 500х500 мм басма кыры булган зур машина чыгарырга тиешләр.

«Безопасные Технологии» төркеме ТЭК предприятиеләре өчен калдыкларны югары температурада утильләштерү технологияләрен эшләгән. Бу хакта газ җиһазлары буенча директор урынбасары Александр Приходченко хәбәр итте. «Безопасные Технологии» ДК бораулау һәм башка нефтьле калдыкларны термик деструкцияләү җайланмалары, сәнәгать ташландыкларын һәм чүп полигоннарыннан агынты суларны чистарту системалары җитештерелә. Шулай ук калдыкларны утильләштерү буенча сервис хезмәтләре тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International