Татарстан компанияләренә Россия-Нигерия хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре турында сөйләделәр

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

8 майда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә  РФнең Нигерия Федератив Республикасындагы сәүдә вәкиле Максим Петров белән онлайн очрашу узды. Чарада Татарстанның 30лап компаниясе катнашты.

Максим Петровның төп тезислары:

  • Нигерия базары югары конкурентлы (Европа илләре, АКШ, Кытай, Һиндстан компанияләренең актив катнашы);
  • икътисад тармакларында инвестицияләргә чикләүләр бар, аерым алганда нефть-газ тармагында акцияләрнең 50% артыгы нигериялеләргә карарга тиеш;
  • Нигериядә берничә товарга югары импорт пошлиналары бар;
  • Россия-Нигерия өчен нәтиҗәле транспорт һәм логистик элемтәсе юк;
  • икенчел санкцияләр проблемасы бар;
  • хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре – азык-төлек экспорты, квалификацияле кадрлар әзерләү, Татарстан университетлары белән хезмәттәшлек итү, фәннең төрле өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашу, Россия белән Нигерия арасында товар һәм пассажир транспорт коридорлары төзү, Россия сәнәгать зонасын, күмәртә-логистика үзәкләрен, зур хуҗалыкларны һәм Нигериядә нефть эшкәртү заводларын булдыру.

Өстәвенә, Нигерия икътисады Африкада иң зурысы булып тора. Герман Лернер билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Нигерия Федератив Демократик Республикасы арасында сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерү перспективасы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International