Олег Коробченко Кытай делегациясе белән очрашты

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Делегацияне Аньхой провинциясе Халык Хөкүмәте губернаторы урынбасары Сунь Юн әфәнде җитәкләде. Очрашу ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Республика вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кытай арасында тышкы сәүдә әйләнеше елдан-ел арта бара, һәм хәзер ул рекордлы дәрәҗәгә җитеп, 3 млрд доллардан артып киткән.

Ул Аньхой провинциясе белән хезмәттәшлек турында Хөкүмәт килешүе имзалануын һәм республика уртак документны гамәлгә ашыру кысаларында чаралар планын имзалау белән кызыксынуын искәртте.

Олег Коробченко шулай ук Аньхой провинциясе делегациясен 13-15 ноябрьдә Казанда узачак «Ростки: Россия – Кытай» халыкара форумына, шулай ук Татарстан Республикасында планлаштырылган башка халыкара чараларга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International