Зеленодольскида ике кораб суга төшерелде

2024 елның 7 мае, сишәмбе

7 майда Зеленодольскида тантаналы рәвештә  «Виктор Великий» патруль корабы һәм  «Тайфун» кече ракета корабы суга төшерелде. Алар А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында эшләнгәннәр. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

«Бүген, бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан, мин монда һәм Россия Хәрби-Диңгез Флоты өчен яңа корабларны суга төшерү кебек бу мөһим вакыйганың бер өлеше булуыма шатмын», – диде Олег Коробченко. – Үзенең күпьеллык тарихында Зеленодольск заводы Ватан корабль төзелеше казанышлары елъязмасына шактый данлы битләр язып калдырган. Хәтта Бөек Ватан сугышы вакытында да завод эшләвен дәвам итә, фронтка кирәкле техника һәм кораллар җибәрә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International