Татарстанның ике предприятиесенә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» исеме бирелде

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

«Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» исемен бирү турында таныклыкларны «Радиоприбор» АҖ һәм Татарстан агач эшкәртү комбинатына 8 май көнне  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чарада тапшырды. Анда Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Тантана М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында узды.  Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарын театр каршындагы мәйданчыкта балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары һәм волонтерлар каршы алды. Театр холлында фронт һәм тыл геройларына, Татарстанның Бөек Җиңүгә керткән өлешенә багышланган архив документлары һәм фотосурәтләре күргәзмәсе оештырылды.

Сугыш кырларында һәлак булган һәм сугыштан соң вафат булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов берничә дәүләт бүләген дә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International