ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

13 гыйнварда Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында Татарстан Республикасының сәнәгать кластерының тармак комитетлары идарәсе утырышы узды,  анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы сәнәгать кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров һәм Татарстан Республикасы сәнәгать кластерының Күзәтчелек советы рәисе, Татарстан Республикасы ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко «Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советы утырышында катнашты. ​12 гыйнварда аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Утырышта ике яңа проект хупланды.

Россия төбәкләре өчен предприятиеләрне «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына субъект гарантиясе белән тармаклар буенча чикләүләрсез кертү тәртибе расланды.

Адреслы ярдәм алуга федераль исемлектәге барлык система барлыкка китерүче компанияләр һәм 400 млн сумнан артык табыш алучы предприятиеләр дәгъва кыла ала.


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Росстандарт җитәкчесенең Идел буе федераль округындагы махсус вәкиле Сергей Севницкий «Татарстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәге» ФБУ коллективына яңа җитәкче – директор вазыйфаларын башкаручы Олег Ибраһимовны тәкъдим итте. Техник җайга салу һәм Метрология федераль агентлыгы җитәкчесе Антон Шалаев тиешле боерыкка кул куйган. «Татарстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәге» ФБУ элеккеге җитәкчесе Фәрит Туктаров учреждениедә директор киңәшчесе вазыйфасында эшләвен дәвам итәчәк.


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

10 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган  брифингта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миннебаев һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов ММЧ вәкилләренә «Татарстан Республикасында газлаштыру программасын үтәү барышы турында» сөйләделәр.


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Сезнең өчен 2023 елның иң зур вакыйгалары исемлеген әзерләдек. Календарьда саклап куегыз һәм катнашыгыз!


30
декабрь, 2022 ел
җомга

Кадерле дуслар! Чын күңелемнән Сезне якынлашып килүче 2023 ел белән котлыйм!

Республиканың күп кенә предприятиеләре 2022 елда үсешкә омтылыш ясады, ә кемгәдер әле бу адымны үтәсе бар. Ватаныбыз сәнәгате борылыш мизгелен кичерә, һәм сезнең казанышларыгыз, мөгаен, тарих  битләренә керәчәк.

2023 елның тарихы нинди булыр? Бу безнең  һәрберебезгә бәйле.

Татарстан предприятиеләренең безнең төбәкнең генә түгел, илебезнең дә ышанычлы тыл икәнен беләм.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән Һәр җитәкчегә һәм хезмәткәргә  тырыш хезмәте, предприятиесенә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Юкка гына республика сәнәгате үзенең хезмәт династияләре белән дан тотмый.  Предприятиеләрдә кайбер буын хезмәткәрләренең гомуми стажы меңнәрчә ел белән исәпләнә! Янәшәдә шундый ышанычлы кешеләр булганда, таулар күчерергә мөмкин.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, ышанычлы партнерлар, дуслар, хезмәттәшләр һәм Яңа елда уңай үзгәрешләр телим!

 Хөрмәт белән,

Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко

Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Теләкләр чыршысы» хәйрия проектында катнашты. Чыршыдан  ул балалар теләкләре язылган ике открытка алды.

Министр Тукай районыннан 11 яшьлек Милана Рассамаха һәм Тәтештән 5 яшьлек Ярослав Кузнецов хыялланган планшетларны бүләк итте.

«Хыяллар һичшиксез тормышка ашырылырга тиеш, ә балаларныкы аеруча да! » - диде Олег Коробченко. «Теләкләр чыршысы»  акциясендә ул ел саен катнаша.


29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы предприятиеләр белән берлектә Яңа ел фотопроектын әзерләде, анда хезмәт династияләре вәкилләре-рекордчылар Татарстан халкын якынлашып килүче 2023 ел белән  котлады. Республика сәнәгать предприятиеләрендә гомуми хезмәт стажы аларның кайберләрендә 200, 500, 1000 һәм хәтта 1800 елдан артып китә! Кайбер компанияләрдә берьюлы берничә буын эшче гаиләләр эшли, аларда оныклары һәм оныкларның балалары да әби-бабалары эзеннән киткән. Алар – предприятиеләрнең чын терәге.


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәгендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча 2022 елга нәтиҗәләр ясалды.

Ел дәвамында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы ТКҮ проектларны тормышка ашыруның сыйфатын һәм үз вакытында башкарылуын күзәттеләр. Татарстан ел йомгаклары буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыручы субъектлар арасында 1 нче урынны алды. Хәзер республикага «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумын кабул итү хокукы бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International