Казанда КХР Хунань провинциясе белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

17 июльдә Идел буе федераль округы регионнары һәм Янцзы елгасының югары һәм урта агымы хезмәттәшлеге кысаларында Хунань провинциясе һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый үсеш буенча конференция узды. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде, ТР профильле дәүләт ведомстволары җитәкчеләре, Россия компанияләре, Россиядә кытай һәм Хунань компанияләре вәкилләре катнашты.

«Хунань провинциясе – Кытайның иң эре провинцияләренең берсе, анда традицион рәвештә эшкәртү сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы көчле, – диде Олег Коробченко, катнашучыларны сәламләп. – Без, Идел буе федераль округына керүче регион буларак, «Идел-Янцзы» форматы кысаларында да хезмәттәшлек итәбез. Һәм бу безнең элемтәләрне активлаштыруга сизелерлек йогынты ясый».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан белән Кытай арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше рекордлы күрсәткечкә җитте – узган ел нәтиҗәләре буенча ул 3 млрд доллардан артып китте.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, республика Кытай белән кооперацияне фән, мәгариф, гуманитар элемтәләр буенча үстерергә омтыла.

«Без мәдәни, яшьләр һәм спорт алмашулары уздырабыз, югары уку йортларының хезмәттәшлеге үсә,  – диде ул. – Татарстанда бу уку елында Кытайдан якынча 2,5 мең студент белем алды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International