8 июльдә Екатеринбургта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Расулзода белән очрашуы булды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнеше үсеш күрсәтә һәм узган ел нәтиҗәләре буенча 36 млн.доллар тәшкил иткән.
«Безнең кайбер предприятиеләр Таҗикстанга үз продукциясен җибәрә. Минемчә, без булган мөмкинлекләрне тулысынча кулланмыйбыз. Сәүдә-икътисад өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк. Безнең предприятиеләр буенча хезмәттәшлекне үстерү мөһим», – дип билгеләп үтте ул.
Үзара хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлешләр арасында яклар машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгълүматлаштыруны билгеләп үттеләр.