ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Төркиянең эшлекле даирәләре белән очрашты

2024 елның 16 июле, сишәмбе

Премьер-министр урынбасары – Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында Төркия Республикасына эш визиты белән килде.

Төркия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашу Татарстанның Истанбулдагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды.

Төрек ягын  Anadolu Group, Корума, Шишеджам, Хаят, Джошкуноз, Колуман, EKS Plywood Kontrplak кебек эре холдинглар җитәкчеләре тәкъдим итте, шулай ук Төркиянең Тышкы икътисадый элемтәләр комитетының Төркия-Россия эшлекле советы, Төркия Машина төзүчеләр ассоциациясе җитәкчеләре, Төркиянең Бөек Милли Җыены депутаты Мостафа Варанг катнашты.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов партнерлар белән даими элемтәләрнең икътисадый элемтәләрне ныгыту һәм киңәйтү өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

«Татарстан безнең дәүләтләр арасында нәтиҗәле бәйләүче звено булырга омтыла, –  дип билгеләде ул.  – Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе».

Узган ел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 2,9 млрд.доллар чамасы булган, шаккатыргыч үсеш күрсәтелгән – 2,5 тапкырга диярлек. Төркия компанияләре, очрашуда катнашкан кайбер вәкилләр республикага якынча 2 млрд.доллар инвестицияләгән.

Очрашуда яклар бүген Татарстанда Төркия партнерлары катнашында гамәлгә ашырыла торган проектлар, шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International