Татарстан кабат нәтиҗәле сәнәгать сәясәте булган топ-10 регионнар исемлегенә керде

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

«ИННОПРОМ – 2024» кырында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры  Антон Алиханов катнашында Россия Федерациясе субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы нәтиҗәләренең презентациясе узды.

Татарстан ил төбәкләре арасында 6 нчы урынны алды.

«Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инде дүртенче ел рәттән төбәкләрдә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның иң яхшы практикаларын бәяли. Бу вакыт эчендә ул территорияләрнең индустриаль үсешендә көчле һәм көчсез якларны күзәтүнең реаль коралына әверелде. Мондый кире элемтә субъектларның хакимият органнарына безнең катнашуыбызда хәзерге вәзгыятьтә иң кирәкле һәм нәтиҗәле булган дәүләт ярдәме инструментларын формалаштырырга ярдәм итә. Хәзер безнең алда Президентның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган җитди бурычлар тора. Бу – технологик суверенитетны ныгыту, яңа производстволар булдыру, инфраструктура һәм сәнәгатьнең кадрлар потенциалын алгарышлы үстерү. Барлык куелган максатларга төбәк командалары актив катнашында гына ирешеп була», – дип сөйләде Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Антон Алиханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International