Татарстанда фосфор җитештерү заводын төзергә планлаштыралар

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

«Иннопром – 2024» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм «Рикофлот» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү имзаланды.

Документка кул куйдылар:

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов;

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов;

«Рикофлот» ҖЧҖ генераль директоры Хейдарзадех Амин.

«Рикофлот» компаниясе «Алабуга» МИЗ территориясендә фосфор җитештерү һәм аны үзгәртеп кору заводын төзергә планлаштыра.

Проект әлеге продукциягә ихтыяҗны ватан базарында капларга һәм тармакта технологик суверенитетны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International