2012 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “Туполев” ААҖ 90 еллык юбилеена багышланган тантаналы чарада катнашты. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән предприятие коллективын бу истәлекле дата белән котлады. “Туполев” ачык акционер җәмгыяте Россиянең танылган авиаконструкторы һәм илдә авиация сәнәгатенә нигез салган Андрей Николаевич Туполев тарафыннан 1922 елда оештырылган предприятие эшен дәвам итә.
14 ноябрьдә Татарстан-Финляндия бизнес форумы үтәчәк, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Финляндиянең Европа эшләре һәм тышкы сәүдә министры Александр Стубба катнашачак. 31 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге чараны оештыру буенча киңәшмә булды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Финляндия-Россия сәүдә палатасының Екатеринбургтагы вәкиллеге директоры Людмила Сафина, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Р.Зарипов Татарстан Республикасында техник иҗатны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
30 октябрьдә Татарстан Республикасына “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вахит Алекперов килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башка рәсми затлар каршы алды.