Татарстан Республикасының «ЛУКОЙЛ» компаниясе белән хезмәттәшлеге

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
30 октябрьдә Татарстан Республикасына “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вахит Алекперов килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстан Республикасына визиты кысаларында В. Алекперов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов белән очрашты. Бүген ул
“РИТЭК” ААҖнең III социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашачак, Свияжск утрау-шәһәрчегенә барачак һәм IТ-парк эше белән танышачак.
Россиянең иң эре нефть компанияләренең берсе булган “ЛУКОЙЛ” һәм Татарстан Республикасының нефть чыгару тармагында уртак проектлары бар. “ЛУКОЙЛ” Татарстанда “РИТЭК” компаниясе исеме астында эшли. “РИТЭК” – Татарстанның кече нефть компанияләренең иң эресе. “ЛУКОЙЛ”ның республикада шулай ук автоягулык салу станцияләре челтәре дә бар.
Компаниянең республикадагы еллык инвестиция программасы күләме 1,5 млрд. сум исәпләнә. Компания Болгарда һәм Свияжскида тарихи ядкарьләрне торгызу эшенә өлеш кертә, ел саен социаль проектлар конкурслары үткәрә, җиңүчеләргә компания исәбеннән грантлар тапшыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International