Татарстан-Финляндия бизнес-форумы

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
14 ноябрьдә Татарстан-Финляндия бизнес форумы үтәчәк, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Финляндиянең Европа эшләре һәм тышкы сәүдә министры Александр Стубба катнашачак. 31 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге чараны оештыру буенча киңәшмә булды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Финляндия-Россия сәүдә палатасының Екатеринбургтагы вәкиллеге директоры Людмила Сафина, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан-Финляндия бизнес форумының максаты – Татарстан һәм Финляндия республикалары арасында хезмәттәшлекне һәм ике як өчен дә файдалы багланышларны арттыру.

Делегация составына Финляндиянең тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, Финляндия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе, Финляндиянең Эш белән тәэмин итү һәм икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре кергән.
Форумда катнашучы фин предприятиеләре экологик технологияләр, авыл хуҗалыгы, мәгариф, машина төзелеше һәм сәнәгатьне модернизацияләү, энергетика, төзелеш, хезмәтләр күрсәтү тармакларыннан. Форум программасына пленар утырыш, Татарстан һәм Финляндия эшлекле даирәләре очрашулары да кертелгән.
Мәгълүмат өчен:
2012 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы һәм Финляндия арасында тышкы сәүдә әйләнеше

406,2 млн. доллар тәшкил итте. Шулардан экспорт – 397,7 млн. доллар, импорт – 8,5 млн. доллар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International