Ягулык-энергетика комплексы объектлары мәсьәләләре кадрларны укыту программасына кертелде

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
1-2 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Ягулык-энергетика комплексы җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификацияләрен күтәрү институты" ФГАОУ ДПО белән берлектә Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы каршында "Ягулык-энергетика комплексы объектларын категорияләүне һәм паспортизацияләүне оештыру һәм үткәрү тәртибе" юнәлеше буенча квалификация күтәрү курслары үткәрде.
Әлеге мәсьәләгә игътибар итү "Ягулык-энергетика комплексы объектларының иминлеге турында" 2011 елның 21 июлендәге 256-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү барышында килеп туган күпсанлы сорауларга бәйле.
Уку төркеменә сәнәгать предприятиеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кертелде.
Укыту программасы темалары технологик процессларны анализлау, объектка категория бирү, объектның әзерлеген һәм саклану дәрәҗәсен бәяләү, ягулык-энергетика комплексы объектларын категорияләү һәм паспортизацияләү процедурасын үткәрү, әлеге объектлар буенча мәгълүматның саклануын оештыру мәсьәләләренә багышлана.
Мәгълүмат өчен:
Федераль таләпләр нигезендә, ягулык-энергетика комплексы объектларын категорияләү һәм паспортизацияләү процедурасы 2012 елның ахырына төгәлләнергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International