«Мода һәм стиль атнасы»

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе
2012 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов “Мода һәм стиль атнасы” җиңел һәм текстиль сәнәгате товарларының 24 нче махсус күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Җиңел һәм текстиль товарлары күргәзмәсе илебездә җитештерелә торган товарларны кулланучыларга таныту, куллану базарын булдыру буенча җитди адым булып тора. Быел әлеге күргәзмәдә Россиянең 50 шәһәреннән 200 компания катнаша.
Күргәзмәнең төп максаты – заманча кием һәм аяк киемнәре җитештерүдә ирешелгәннәрне кулланучыга җиткерү, җитештерүчеләр һәм күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүчеләр арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру, регионара багланышларны ныгыту.

Күргәзмәнең эшлекле программасы бу тармактагы җитди мәсьәләләр хакында фикер алышу мөмкинлеге тудыра. Күргәзмә кысаларында “Фән һәм индустрия интеграциясе базасында текстиль һәм җиңел сәнәгатьнең инновацияле үсеше модельләре” конференциясе үткәрелә, анда Россия Федерациясе төбәкләреннән дәүләт хакимияте органнары, һөнәр берлекләре һәм җиңел предприятие вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International