Татарстан Республикасының Казахстан белән хезмәттәшлек итүе арта

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
5-6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Казахстанның «Атамекен» берлеге» Милли икътисадый палатасы Президиумы Рәисе Тимур Кулибаев җитәкчелегендә бизнес даирәләр делегациясе булды. Очрашуларда сүз Татарстан һәм Казахстан арасында хезмәттәшлек итүне үстерү перспективалары хакында барды. Эшлекле визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу, Татарстанның икътисадый һәм инвестиция потенциалын презентацияләү булды. Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында делегация Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Руслан Кәбиров белән очрашты. Кунаклар шулай ук «Химград» технополисында, «Казан вертолет заводы» ААҖ, «Танеко» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «ЕЛАЗ» ҖБ» ААҖ булдылар.


Мәгълүмат өчен:
Казахстан Татарстан Республикасының төп сәүдә партнерларының берсе. 2011 елда ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 900 млн. доллар тәшкил итте. "КАМАЗ" ААҖ Казахстанда эре проектны гамәлгә ашыра – Күкчәтау шәһәрендә "КАМАЗ-Инжиниринг" предприятиесенә инвестицияләр күләме 10 млн. доллар тәшкил итә.
2012 елда завод 2600 автомобиль эшләп чыгарырга планлаштыра. Шулай ук "Казан вертолет заводы" ААҖ, "ЕлАЗ" ААҖ Казахстан предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International