Бердәмлек көне белән котлау

2012 елның 2 ноябре, җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәнәгать предприятиеләренең, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләренең хезмәт коллективларын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады:
«4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне! Бу көнне без олы илдә – Россиядә яшәвебезне аермачык тоябыз. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык.
Һәркемгә көчле, үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм дәүләт кирәк. Кешеләргә ышанычлы иминлек гарантияләүче, алар хезмәттә дә, иҗатта да үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыра алырлык заманча граждан җәмгыятен уртак тырышлык белән генә төзи алачакбыз.
Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлек-саулык, иминлек, тынычлык һәм һәр өйгә бөтенлек телим! Бу бәйрәм Татарстан һәм Россиянең үсеше һәм киләчәге хакына барыбызны да берләштерсен иде!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International