Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Р.Зарипов Татарстан Республикасында техник иҗатны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Р. Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов тарафыннан куелган бурычларны үтәү өчен министрлыклар, ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре республикада техник юнәлештәге түгәрәкләр һәм секцияләр эшен җайга салу буенча уртак эш башкарырга тиешлеген билгеләп үтте, эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен күтәрү, һөнәри юнәлеш бирү эшенең сыйфатын арттыру максатыннан ведомствоара эшче төркем оешуы хакында бәян итте.
Министр урынбасары Гөлнара Әхмәдиева Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассациациясе, республика предприятиеләре белән берлектә ведомствоара эшче төркем төзү, Татарстанда балалар (яшүсмерләр) техник иҗатын үстерү чаралары планы эшләү хакында сөйләде.
Хәзерге вакытта республиканың техник һәм спорт юнәлешендәге 1249 берләшмәсендә 18894 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә, бу өстәмә белем бирү учреждениеләрендәге балаларның гомуми санының 8,7 проценты.
Балалар һәм укучы яшьләр техник иҗаты системасын 10 профильле өстәмә белем бирү учреждениесе тәшкил итә, аларда спорт һәм техник иҗатка җәлеп ителгән балаларның 41,5 проценты шөгыльләнә. Техник иҗат берлекләрендә 13 – 18 яшьлек яшүсмерләр белем ала. Алар картинг, авиамоделизм, судомоделизм, автомоделизм, ракетомоделизм, мотоспорт һ.б белән шөгыльләнә.
Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләрнең техник иҗатын үстерү буенча ведомствоара эшче төркем эше кысаларында предприятиеләрне гомуми белем бирү мәктәпләренә, профильле урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә һәм техник иҗат үзәкләренә беркетү, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә техник иҗат системасын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр үткәрү, 2013-2015 елларга Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләрнең техник иҗатын үстерү буенча озак вакытлы максатчан программа концепциясе проектын эшләү, Россия оборона спорт-техник оешмасы белән хезмәттәшлек итү һ.б планлаштырыла.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.