«ДАКАР-2013» өчен «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажлары әзер

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе
«КАМАЗ-Мастер» командасының 4 экипажы халыкара «ДАКАР-2013» автораллиенда катнашырга әзерләнә. Команда җитәкчесе В. Чагин бу ярышларда катнашырга баручыларның исемнәрен атады: Эдуард Николаев - Сергей Савостин - Владимир Рыбаков; Айрат Мәрдиев - Айдар Беляев - Антон Мирный; Андрей Каргинов - Андрей Мокеев - Игорь Девяткин; Илгизәр Мәрдиев - Вячеслав Мизюкаев - Алмаз Хисамиев. Экипажлар составына тәҗрибәле штурманнар кертелгән. Яшь пилотларга ярдәм итү Илгизәр Мәрдиев экипажына йөкләнә. «КАМАЗ-мастер» шулай ук КАМАЗ автомобилендә барачак Казахстан командасына да техник ярдәм күрсәтәчәк.
Мәгълүмат өчен:
“Дакар” раллие бишенче тапкыр Көньяк Америкада оештырыла. Ярышлар өч ил: Перу, Аргентина һәм Чили аша узачак. Ралли 2013 елның 5–20 гыйнвар көннәрендә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International