"КВЗ" эшчеләре һәм белгечләре арасында һөнәри осталык конкурсы үткәрелде

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе
“Казан вертолет заводы” ачык акционер җәмгыятьтә ел саен һөнәри осталык конкурсы үткәрелә. Эшчеләр һәм белгечләр арасында үткәрелә торган әлеге конкурс аларның теоретик белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен бәяләргә, иң оста белгечне билгеләргә, заводта эшче һөнәренең абруен арттырырга мөмкинлек бирә. Бу конкурсларда катнашучы белгечләргә төрле өстенлекләр бирелә, алар хезмәт хакы күләменә дә йогынты ясый.
Быелгы конкурс нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарга түбәндәгеләр лаек булды:
• Иң яхшы слесарь-тимерче: Гайнетдинов Илшат
• Иң яхшы токарь: Фәйзрахманов Айнур
• Иң яхшы электр ярдәмендә эретеп ябыштыручы: Тябутов Олег
• Иң яхшы фрезеровщик: Яһудин Илнур
• Иң яхшы слесарь-инструментчы: Кокшин Алексей
• Иң яхшы җыючы-клепальщик: Васильев Андрей
• Иң яхшы инженер-технолог: Федосимов Павел
• Иң яхшы инженер-конструктор: Коробова Наталья
• очу аппаратларын җыючы иң яхшы слесарь: Антонов Антон
• очу аппаратлары электр җайланмаларын иң яхшы монтажлаучы: Садыров Рифат
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International