31 мартта предприятие коллективына аны Татарстан Премьер-министры урынбасары –сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Сергей Табачук тәкъдим иттеләр.
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елда ташламалы автокредит ярдәмгә мохтаҗ булган гражданнарның түбәндәге төркемнәре өчен гамәлдә булачак:
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 4 апрельдә 13: 30 сәгатьтә Россия Федерациясенең Мисырдагы Сәүдә вәкиле-Теванян Алексей Робертович белән онлайн - очрашу үткәрә.
Ул Мисыр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләячәк һәм предприятие вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк.
2023 елның 5-7 апрелендә «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә Энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы (ТЭФ) узачак. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча үткәрелә. Форумның эш программасы турында 29 мартта узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев сөйләде.
13 марттан 7 апрельгә кадәр «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының һәм Татарстан Республикасының Югары технологияләр чемпионатының төбәк этабы уза. 24 март көнне ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Иван Колчин һәм Марат Миңнебаев ярышлар мәйданчыгында (Казан радиомеханика көллияте, П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте) булдылар. Алар чемпионат барышы белән таныштылар һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов белән бергә төбәкнең иң эре авиатөзелеш предприятиеләре – Казан вертолет һәм Казан авиация заводларында булдылар, җитештерү эшчәнлегенең темпларын бәяләделәр.
Татарстан Хөкүмәте участок эчендә газ үткәрүгә, газ җиһазларын сатып алуга һәм урнаштыруга арттырылган республика субсидиясен раслады. Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатларында 231 нче номерлы карарга кул куйган.
20 мартта ТР Хөкүмәте Йортында Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ТР Инвестиция советы утырышы булып узды.
Көн тәртибендә берничә проект каралды:
«Бурлак» вездеходлары» ҖЧҖ тарафыннан транспорт машиналары узеллары һәм механизмнары производстволарын булдыру. Компания Алабуга районында предприятие ачарга һәм «Алабуга» МИЗ резиденты статусын алырга тели. Планлаштырылган эш урыннары саны – 100.
«Алжир икътисадны диверсификацияләүгә мохтаҗ, шуңа күрә товарларга да, хезмәтләргә дә, инвестицияләргә дә ихтыяҗ булачак», – бу хакта 20 мартта булып узган онлайн-очрашуда Россия Федерациясенең Алжирдагы Сәүдә вәкиле Иван Налич хәбәр итте. Республика предприятиеләре өчен очрашуны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды.
Иван Налич белән онлайн-очрашу 12:00 сәгатьтә булачак.
Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстанның кызыксынган предприятиеләрен видеоконференция форматында катнашырга чакыра.
Шулай ук түбәндәге илләрдә Россия Федерациясе Сәүдә вәкилләре белән онлайн-очрашулар уздырылачагы турында хәбәр итәбез:
4 апрель – Мисыр
10 апрель – Иран
Барлык сораулар буенча inter.mpt@tatar.ru почта адресына яки +7 (843) 567-36-87 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.