ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Мали Республикасы делегациясе белән очрашу узды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Аның составына икътисад һәм финанс министры Сану Алусени, энергетика һәм су ресурслары министры Камара Бинту, тау-газ сәнәгате министры Кета Амаду, транспорт һәм инфраструктура министры Сиссоко Мадина һәм башкалар керде.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Татарстанның сәнәгать потенциалы һәм тулаем республика турында сөйләде.

Яклар шулай ук үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар – энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм аларга компонентлар җитештерү, АСК кебек өлкәләрдә Мали компанияләре белән элемтәләрне үстерү өчен потенциал бар.

Моннан тыш, Мали делегациясе Татарстан Премьер-министры  Алексей Песошин белән очрашты.

Кунакларны сәламләп, ул республикага визит илләр арасында уңышлы һәм озак вакытлы хезмәттәшлеккә яңа этәргеч булачагына ышаныч белдерде.

Мондый очрашулар уздыру «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты бурычларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International