ТР Хөкүмәте Йортында нефть, газ, химия тармагы өчен проектлар һәм технологияләр каралды

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  җитәкчелегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Утырышта катнашучылар нефть, газ, химия тармагы өчен проектларны һәм технологияләрне, шулай ук медицинада куллану өчен югары технологияле проектларны карадылар.

  • Шулай,  «Техник материаллар» ҖЧҖ (Мариуполь) директоры Станислав Комаровский «Ксенон – өзлектерми һәм өстәмә эффект бирми торган наркоз» темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул ксенонны кеше органнарына йогынты булмау сәбәпле «алтын наркоз» дип атыйлар, дип хәбәр итте.
  • РФА Н.Д. Зелинский исемендәге Органик химия институты (Мәскәү) лабораториясе мөдире Вера Виль производствода полимер продукция куллану өчен технологияләр эшләүне тәкъдим итте.
  • Мотор майларына һәм ягулыкка присадка өлкәсендәге инновацияләр турында «Архимед» ФҖБ» ҖЧҖ (Санкт-Петербург) өлкән фәнни консультанты Валерий Прокофьев сөйләде. Бүген мондый өстәмәләр экологик нормалар өлкәсендә аеруча мөһим, дип саный нотыкчы.
  • МИСИС (Мәскәү) Илкүләм тикшеренү технология университетының фән һәм инновацияләр буенча киңәшчесе Андрей Поляков химия өлкәсендә сынау җайланмаларын әзерләү турындагы доклад белән чыгыш ясады.
  • «Лабадванс» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Черемисин «Чиптагы лаборатория» проектын тәкъдим итте. Компаниягә 2020 елда Сколтех хезмәткәрләре нигез салган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International