23 сентябрьдә Югары нефть мәктәбендә «Авыр чыгарыла торган нефть запаслары» халыкара конференциясе ачылды. Катнашучыларга видеосәламләүне Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов җибәрде.
«Югары нефть мәктәбен тәмамлаган кеше буларак, мин республикабызның нефть инженериясе һәм фән үзәкләренең берсе булуы белән аеруча горурланам. Без Татарстанны нефть тармагы өчен кадрлар әзерләү урыны дип санарга хаклы, һәм сезнең һәркайсыгыз аның киләчәк үсешенә үз өлешен кертә», – диде министрның беренче урынбасары.
Чарада Россиянең унга якын төбәгеннән вәкилләр, шулай ук чит ил экспертлары катнаша. Катнашучылар арасында – төрле нефть компанияләреннән әйдәп баручы галимнәр, инженерлар, студентлар һәм практиклар.
Моннан тыш, «Авыр чыгарыла торган нефть запасларын чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыру технологияләре» панель дискуссиясендә спикерларның берсе буларак Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республикада профессионалларның сәнәгать кластеры булдырылган.
«Ромашкино ятмасын эшкәртүнең беренче стадияләрендә бирегә нефтьче белгечләр килде, тәҗрибә тупладылар һәм аны киләчәк буыннарга тапшырдылар. Татарстанда авыр чыгарыла торган нефть запасларын чыгаручы профессионаллар кластеры формалашты, – диде Дмитрий Гуськов. – Бүген инде бу беренче ачышчыларның нәсел варислары янына тәҗрибә һәм технологияләр алмашу өчен башка төбәкләр һәм эре Россия компанияләре вәкилләре килә».