18 сентябрьдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Казан авиация заводында «Туполев» АҖ филиалының Директорлар советы утырышы узды. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар кайбер төзелеш объектларын – аерым алганда, механик эшкәртү цехы төзелеше мәйданчыгын карадылар. Бу цех Ту-214 самолетларын җитештерү өчен кирәк, аны төзү узган елның ноябрендә башланган һәм кызу темплар белән бара.
Моннан тыш, кунаклар озын үлчәмле станоклар участогында, шулай ук башка цехларда, агрегат-ахыргы җыю корпусында булдылар.
Шулай ук, линия производствосы өчен реконструкция һәм яңадан кораллану өчен, композит җитештерү өчен цехлар төзү мәйданчыгын тәкъдир итү булды.
Директорлар советы утырышында катнашучылар «Туполев» АҖ эшчәнлеге буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, атап әйткәндә: