ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Хөкүмәте участок эчендә газ үткәрүгә, газ җиһазларын сатып алуга һәм урнаштыруга  арттырылган республика субсидиясен раслады. Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатларында 231 нче номерлы карарга кул куйган.


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

20 мартта ТР Хөкүмәте Йортында Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ТР Инвестиция советы утырышы булып узды.

Көн тәртибендә берничә проект каралды:

«Бурлак» вездеходлары» ҖЧҖ тарафыннан транспорт машиналары узеллары һәм механизмнары производстволарын булдыру. Компания Алабуга районында предприятие ачарга һәм «Алабуга» МИЗ резиденты статусын алырга тели. Планлаштырылган эш урыннары саны – 100.

«Алжир икътисадны диверсификацияләүгә мохтаҗ, шуңа күрә товарларга да, хезмәтләргә дә, инвестицияләргә дә ихтыяҗ булачак», – бу хакта 20 мартта булып узган онлайн-очрашуда Россия Федерациясенең Алжирдагы Сәүдә вәкиле Иван Налич хәбәр итте. Республика предприятиеләре өчен очрашуны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды. 


17
март, 2023 ел
җомга

 Иван Налич  белән онлайн-очрашу 12:00 сәгатьтә булачак. 

Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстанның кызыксынган предприятиеләрен видеоконференция форматында катнашырга чакыра.

Шулай ук түбәндәге илләрдә Россия Федерациясе Сәүдә вәкилләре белән онлайн-очрашулар уздырылачагы турында хәбәр итәбез:

4 апрель – Мисыр

10 апрель – Иран 

Барлык сораулар буенча  inter.mpt@tatar.ru почта адресына яки +7 (843) 567-36-87 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2022 елның июнендә «Алексеевский сөт заводы» ҖЧҖ предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына керде.

Проектны тормышка ашыру Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәмендә үтте.


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бу хакта Төркмәнстанга эш сәфәре вакытында Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко хәбәр итте.

Татарстан делегациясе составына республиканың алты министрлыгы, өч әйдәп баручы югары уку йорты, Фәннәр академиясе һәм 17 предприятие вәкилләре керде.


14
март, 2023 ел
сишәмбе

Бу хакта  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 14 мартта «2022 елда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү нәтиҗәләре һәм 2023 елга перспективалар турында» брифингта хәбәр итте.


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Энергетика министрлыгының 28.02.2023 ел, № 108 боерыгы белән 2023-2028 елларга Россиянең электр энергетикасы системаларын үстерү схемасы һәм программасы – электр энергетикасын перспективалы үстерүне планлаштыруның яңа системасының төп документы расланган.

2023-2028 елларга ЕЭС система операторы тарафыннан эшләнә торган Россиянең электр энергетикасы системаларын үстерү схемасы һәм программасы Россия ЕЭС һәм РФ субъектларының электр энергетикасын үстерү схемаларын һәм программаларын алыштыра. 2022 елның июнендә кабул ителгән «Электр энергетикасы турында» 35-ФЗ номерлы федераль законга үзгәрешләр нигезендә тармакка кертелә торган перспектив үсешне планлаштыру системасы ике баскычлы булып тора. Ул тармакта 2010 елдан гамәлдә булган өч дәрәҗәдәге модельне алыштырды һәм ике программа документы – электр энергетикасы объектларын 18 елга урнаштыруның Генераль схемасын, Россиянең электр энергетика системаларын үстерү схемасын һәм программасын, 110 һәм аннан да югарырак кВ булган система барлыкка китерүче челтәрләр өлешендә төбәк энергетика системаларын үстерү буенча соңгы планнарга кертеп, 6 елга электр энергетикасы системаларын үстерү схемасын һәм программасын эшләүне күздә тота. Элегрәк һәр төбәк буенча мондый документ аерым эшләнә иде.


8
март, 2023 ел
чәршәмбе

Мәхәббәт, елмаю, күңелле сюрпризлар, оптимизм телибез!

Заводларда эшләүче гүзәл затларыбызның матурлыгына сокланабыз һәм 8 нче мартка сезнең өчен, хөрмәтле язылучылар, «Завод гүзәле» фотопроектын әзерләдек.

Анда Татарстанның 10 предприятиесе: Танеко, Кама Tyres, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиазаводы, Казан вертолет заводы, Тэм-ПО, «Кориб» ДК, «ЗаряД», Инженер-җитештерү үзәге, Алабуга аккумулятор заводы һәм Татарстан энергия системасының төбәк диспетчерлык идарәсеннән гүзәл затлар катнашты. ​

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының  Вконтакте социаль челтәрендәге битенә язылыгыз, заводта эшләүче иң матур хатын-кыз өчен тавыш бирегез һәм без үзебезнең медиаресурсларыбызда аның хакында тулырак итеп сөйләрбез!

Тавыш бирү нәтиҗәләрен 9 мартта 16:00 сәгатьтә ясарбыз!


7
март, 2023 ел
сишәмбе

10 мартта 11 сәгатьтә Татарстан предприятиеләренә «Россия экспорт үзәге» АҖ вице-президенты Алексей Солодов сөяләячәк.

Видео-конференц-элемтә форматындагы эшлекле киңәшмәне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм РЭҮ оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International