Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Гу Цин әфәнде җитәкчелегендә Цзянси провинциясе делегациясе белән очрашты.
Олег Коробченко делегациягә Татарстанның сәнәгать потенциалы турында сөйләде.
Яклар шулай ук үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, Олег Коробченко һәм Гу Цин әфәнде Татарстан Хөкүмәте һәм Цзянси провинциясе Халык Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә (Кытай Халык Җөмһүрияте) кул куйдылар.
Максат – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Шандунь, Хунань, Сычуань, Аньхой, Хэйлунцзян, Чжэцзян провинцияләре һәм Чунцин шәһәре белән хезмәттәшлек турында 7 хөкүмәт килешүен имзалады.
Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итәчәк.