Зеленодольскида Николай Патрушев катнашында «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясен үстерү буенча киңәшмә узды

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

2 октябрьдә А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында Россия Президенты ярдәмчесе, Россия диңгез коллегиясе рәисе Николай Патрушев булып китте. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар озата йөрде.

Николай Патрушев предприятиенең җитештерү цехларын карады, анда заводны техник яктан яңадан коралландыру программасы кысаларында яңа җиһазлар урнаштырылган. РФ Президенты ярдәмчесе металл эшкәртелә торган корпус әзерләү һәм секция-җыю цехлары, шулай ук заказлар төзелә торган стапель-төзелешкә кадәрге цехлар эше белән танышты.
Предприятие генераль директоры Александр Филиппов һәм «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов суднолар төзүдә яңа технологияләр кертү өлешендә предприятиене үстерү программасы турында сөйләделәр, шулай ук производствоны техник яктан яңадан коралландыру буенча масштаблы программаның дәвамы турында хәбәр иттеләр.

Николай Патрушев ассызыклаганча, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе структурасы бердәм җитәкчелек астында корабльләр һәм судноларны эшләү, төзү һәм ремонтлау мөмкинлеген бирә. Аның сүзләренчә, корпорация составына заманча киң компетенцияләргә ия предприятиеләр керә.

Аннары киңәшмә булды, анда катнашучылар «Ак Барс» корпорациясенең агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Анда дәүләт оборона заказы кысаларында контрактларны үтәү, шулай ук пассажирлар флотын төзү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International