Малайзиядә РФ сәүдә вәкиле: Без һәрвакыт хезмәттәшлеккә ачык»

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Татарстан предприятиеләренең Малайзиядә РФ сәүдә-икътисадый вәкиле Андрей Кузнецов белән онлайн-очрашуы узды.

Чарада шулай ук республиканың Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.

Малайзиядә РФ сәүдә вәкиленең төп тезислары.

  • Малайзия һәм Россиянең товар әйләнеше үсеш тенденциясенә ия.
  • Россиядән Малайзиягә экспортның нигезен нефть, ташкүмер, алюминий һәм азотлы ашламалар тәшкил итә.
  • Малайзиягә Россия экспорты өчен перспективалы куышлар – күпләп-ваклап сату, машиналар һәм җиһазлар, электрон коммерция, IT секторы, авыл хуҗалыгы.
  • Сәүдә вәкиллеге һәрвакыт хезмәттәшлеккә ачык, шулай ук эшлекле чараларда һәм күргәзмәләрдә катнашырга, чаралар (вебинарлар, бизнес-миссияләр) оештыруда ярдәм итәргә әзер.

Өстәп әйтик, чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International